Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Чегән пилмән чәлгән

Дүртенче микрорайондагы кибетләрнең берсеннән чегәннәр пилмән чәлеп чыгып киткән.

Кибетче кыз әйтүенчә, суыткычтан ризык югалуы һәм аны чегәннәр алып чыгып китүе соңыннан - видеокүзәтү җайланмасын карагач кына беленә. Сатучы витринаның бушап калуын күргәч тә, аңа әлләни игътибар итми. Кибет кечкенә, берничә кеше керсә, витриналар барысы диярлак капланып бетә. Чегәннәр исә моннан оста файдалана. Берсе сатучыны җәлеп итеп тора, икенчесе витрина-суыткычтан пилмән бушата.

Билгеле булганча, Алабугада чегәннәрнең фатирлар буенча соранып йөрүләре мәгълүм. Шуңа күрә алардан сак булу зарур: таныш булмаган кешегә ишек ачмаска, төрле хәйләле алдашуларга ышанмаска кирәк. Чакырылмаган кунакларның сездә ни йомышы булырга мөмкин? Үзегезгә шундый сорау биреп карагыз. Аларның кайберләре гипноз сәләтенә дә ия бит.

К.Хәйри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев