Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Чит ил­дән кил­гән кия­ү­не чи­шен­дер­гән­нәр

Яңа ел ал­дын­нан бул­ган бу ва­кый­га күп­ләр­не бик га­җәп­лән­дер­де: Да­ни­я­дән кә­ләш эз­ләп кил­гән "кия­ү­не" кә­лә­ше тү­гел, баш­ка бе­рәү­ләр "чи­шен­дер­гән". Йө­рәк ку­шуы бу­ен­ча ул Ала­бу­га­га юл тот­кан, әм­ма хы­я­лын­да­гы кыз бе­лән кү­ре­шер­гә яз­ма­ган, кү­рә­сең.

Уз­ган ел­ның сен­тяб­рен­дә 52 яшь­лек дат­чан ин­тер­нет­та­гы та­ны­шу сайт­ла­ры­ның бер­сен­дә Еле­на Иса­е­ва ат­лы урыс кы­зы бе­лән та­ны­ша. Бер­ни­чә ай буе языш­кан­нан соң, ул аны ку­нак­ка ча­кы­ра. Әм­ма кыз мөм­кин­ле­ге бул­мау­ны сә­бәп­ итеп баш тар­та һәм ан­нан ак­ча са­лу­ын үте­нә. Әгәр үтә бер­кат­лы һәм ыша­ну­чан да­ни­я­ле Рә­сәй­дә ба­шы­ның нин­ди бә­ла­гә та­ры­сын күз ал­ды­на ки­тер­гән бул­са, ак­ча җи­бә­реп отар гы­на иде. Ә бо­лай...

Шә­һәр-ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге­нең мат­бу­гат бе­лән элем­тә бү­ле­ге инс­пек­то­ры Лю­бовь Бик­мул­ли­на бил­ге­ләп үт­кән­чә, кыз­ның төп мак­са­ты ан­нан ак­ча ка­е­ру бул­ган­дыр, чөн­ки ул аңа үзе­нең чын ад­ре­сын күр­сәт­мә­гән. Бәл­ки әле исе­ме дә ял­ган­дыр, чөн­ки мәгъ­лү­мат­лар ба­за­сын­да ан­дый исем юк икән.

Вир­ту­аль мә­хәб­бәт­тән ка­нат­лан­ган дат­чан 26 де­кабрь­дә Ала­бу­га­га ки­лә һәм шу­шын­да­гы ку­нак­ха­нә­ләр­нең бер­се­нә ур­на­ша. Әл­бәт­тә ин­де, бил­ге­лән­гән урын­га кыз кил­ми, шун­лык­тан ку­нак аның өе­нә юнә­лә. Әле­ге ад­рес бу­ен­ча кыз­ның яшә­мә­вен бе­леп, дат­чан бик га­җәп­лә­нә. Яшь­ләр ура­мын­да­гы бу йорт­та мон­дый кыз яшә­ве ту­рын­да бе­рәү­нең дә ишет­кә­не бул­ма­ган. Их, шул ук көн­не, шул сә­гать­тә ки­ре ил­кә­е­нә кай­тып кит­кән бул­са, ак са­кал­лы карт бу­лыр иде дә! Кү­рә­чә­гең ка­ра са­ка­лың­нан сөй­рәп йөр­тер, ди бит. Юк шул, ки­ре кай­ту өчен би­лет­ны ул 6 гыйн­вар­га гы­на ал­ган бул­ган. Кә­е­фе тә­мам кы­рыл­ган "кия­ү" оч­сыз­рак ку­нак­ха­нә­гә кү­чә һәм шун­да яңа ел кар­шы­лый.

- Ул урыс ара­кы­сы эчә, ә ир­тә­гә­сен аны та­гын да җит­ди­рәк сюрп­риз кө­тә - аның бар­лык до­ку­мент­ла­ры, шул исәп­тән пас­пор­ты, банк кар­точ­ка­сы, ви­за­сы юк­ка чы­га. Ку­нак, бер­кем бе­лән ара­лаш­ма­дым дип, ур­лау фак­тын ки­ре ка­га,- ди Лю­бовь Бик­мул­ли­на.

Соң­рак по­ли­ци­я­дә тәр­җе­мә­че яр­дә­мен­дә ара­лаш­кан­да (ул рус те­лен бел­ми), ул Еле­на­дан баш­ка бер­кем дә ки­рәк тү­гел, дип бел­де­рә. Ме­нә яз­мыш аның бе­лән шу­лай усал ша­яр­та, югый­сә дат­чан бик җит­ди ни­ят бе­лән ерак сә­фәр­гә чык­кан бу­лган. Бы­ел­гы яңа ел әнә шун­дый кү­ңел­сез­лек­ләр бе­лән го­мер­гә аның исен­дә ка­лыр­дыр, мө­га­ен.

По­ли­ция һәм пас­порт-ви­за хез­мә­те хез­мәт­кәр­лә­ре яр­дә­ме бе­лән би­ча­ра мәҗ­нүн ту­ган иле­нә кай­тып егыл­ган­дыр шәт.

Тыч­кан­га - үлем, мә­че­гә - көл­ке, ди­гән­дәй, чит­тән кү­зә­тү­че­ләр­гә бу ва­кый­га бик кы­зык­лы то­ел­са да, мон­дый гыйб­рәт­ле хәл­ләр, кыз­га­ныч­ка кар­шы, еш бу­ла бит. Шу­ңа кү­рә вир­ту­аль та­ны­шу­лар, "вир­ту­аль мә­хәб­бәт"­ләр­дән сак бу­лыр­га, баш­ны югалт­мас­ка ки­рәк. Ро­ман­ти­ка бе­лән чын­бар­лык тәң­гәл ки­леп бет­ми шул.

Та­гын шу­ны­сы: чит ил ке­ше­се­нең нәкъ без­нең шә­һәр­дә шун­дый бә­хет­сез­лек­кә юлы­гуы ала­бу­га­лы­лар­га дан ки­тер­ми, ки­ре­сен­чә, Рә­сәй­дә на­чар "ат­лы" ка­ла бу­лып ка­лу­ы­быз их­ти­мал.

В.Ви­нер

02

Су­гы­шып та ку­я­быз соң...

-Яңа ел бәй­рәм­нә­ре ты­ныч үт­те, чыр­шы ти­рә­сен­дә хәт­та исе­рек­ләр дә кү­рен­мә­де. Бо­лар без­не шат­лан­ды­ра,- ди җи­тәк­че­ләр.

Әйе, шө­кер, урам­нар ты­ныч­лан­ды, ә ме­нә исе­рек­лек, ыз­гыш-та­лаш­лар йорт­ла­ры­быз­га күч­те - әнә шу­ны­сы биг­рәк бор­чый. Элек ир-ат­лар гы­на ду­ла­са, хә­зер га­и­лә бе­лән кү­мәк эчү мәҗ­лес­лә­ре төр­ле фа­җи­га­ләр­гә ки­те­рә, ха­тын-кыз­лар да ир-ат ке­бек пы­чак­ка ябы­ша баш­ла­ды.

Яңа ел­ны кар­шы­ла­ган­нан соң ир­тән­ге як­та Ко­ло­сов­ка­да яшәү­че га­и­лә­дә җән­җал чы­га һәм ха­тын ире­нә пы­чак бе­лән ка­дый. Хас­та­ха­нә­гә пы­чак яра­сы бе­лән ки­те­рел­гән ир шун­да җан-тәс­лим кы­ла.

Шу­шы ук көн­не Ка­зан ура­мын­да­гы йорт­та ур­та яшь­ләр­дә­ге бер ир-ат­ның мә­е­те та­бы­ла. Тик­ше­рү фа­раз­ла­ры­на ка­ра­ган­да, спирт­лы эчем­лек кул­лан­ган­нан соң ике ир-ат ара­сын­да та­выш чы­га һәм алар су­гы­ша баш­лый. Нә­ти­җә­дә бер­се баш җә­рә­хәт­лә­рен­нән ва­фат бу­ла. Шик­лә­нел­гән ке­ше кул­га алы­на.

- Ка­гый­дә бу­ла­рак, бәй­рәм­нәр­нең бер­се дә спирт­лы эчем­лек­ләр­дән баш­ка уз­мый. Та­би­гый ки, исе­рек ке­ше та­выш­ла­на, су­гы­ша баш­лый. Бәй­рәм ара­сын­да күр­ше­лә­рен­дә­ге көч­ле та­выш­тан зар­ла­нып языл­ган дәгъ­ва­лар да күп бул­ды. Ә бо­лай Яңа ел тө­не ты­ныч үт­те,- ди Л.Бик­мул­ли­на.

Сә­рия Са­фи­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев