Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Әфь­юн са­ту­чы­лар­ны җи­на­ять өс­тен­дә тот­ты­лар.

Нар­ко­тик­лар са­ту бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ике ала­бу­га­лы шу­шы көн­нәр­дә Яр Чал­лы­да кул­га алын­ган. Тик­ше­рү ва­кы­тын­да алар­дан яңа бу­ын нар­ко­тик мат­дә са­лын­ган па­кет­лар тар­тып алын­ды, дип хә­бәр итә Ала­бу­га эч­ке эш­ләр бү­ле­ге инс­пек­то­ры Лю­бовь Бик­мул­ли­на.

1976 һәм 1986 ел­гы ике граж­дан хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры кү­зе­нә элә­гә һәм алар ар­тын­нан кү­зә­тү оеш­ты­ры­ла. Алар ав­то­мо­биль­дә шә­һәр­дән шә­һәр­гә кү­чеп, граж­дан­нар­ны нар­ко­тик бе­лән тәэ­мин итә. Кли­ент­лар бе­лән оч­раш­мый­лар, әфь­юн са­лын­ган па­кет­ның бә­я­се һәм аны кал­ды­ру уры­ны ту­рын­да ба­ры тик СМС аша гы­на ки­ле­шә­ләр. Ты­ел­ган тау­ар өчен ак­ча "Э­лект­рон ко­ше­лек­ка" тер­ми­нал аша кү­че­ре­лә. Нар­ко­тик са­ту­чы­лар­ны тот­кар­ла­ган ва­кыт­та алар­дан бик күп мо­биль те­ле­фон тар­тып алы­на, ә ав­то­мо­биль­не тик­шер­гән­дә нар­ко­тик са­лын­ган 18 па­кет та­бы­ла. Тот­кар­ла­ну­чы­лар­ның бер­се мо­ңа ка­дәр ур­лау һәм та­лау­лар өчен бер­ни­чә мәр­тә­бә хө­кем­гә тар­тыл­ган, ә бу исә яңа җә­за сро­гы бил­ге­лә­гән­дә исәп­кә алы­на­чак. Җи­на­ять эше куз­га­тыл­ган, тик­ше­рү ба­ра. Аның ба­ры­шын­да җи­на­ять­нең баш­ка де­таль­лә­ре дә ачык­ла­на­чак.

Алия Кә­ри­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев