Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Гыйнварның беренче атнасында Татарстанда 300гә якын исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар

Бәйрәмнең беренче дүрт көнендә генә дә 196 тәртип бозучы тоткарланган.

Татарстан Республикасында гыйнварның беренче сигез көнендә ГАИ үткәргән яңа ел рейдларына беренче йомгак ясалды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүнең 299 фактын ачыклаган. Бәйрәмнең беренче дүрт көнендә генә дә 196 тәртип бозучы тоткарланган.

Бәйрәмнәр вакытында юл хәрәкәтенә ныклы контроль кысаларында республиканың бөтен территориясендә масштаблы тикшерүләр уздырылды.

Исерек килеш руль артына утыру нәрсә белән яный:

Беренче хокук бозу өчен — 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә административ штраф. Шул ук санкцияләр медицина тикшерүеннән баш тарткан машина йөртүчеләргә карата кулланыла.

Кабат хокук бозган очракта җаваплылык җинаятькә әйләнә. Машина йөртүчегә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Шулай ук суд карары буенча хокук бозучының транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүнең тыелуы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев