Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Хокук һәм вәзгыять

Узган атнада шәһәр һәм районда 348 җинаять һәм хокук бозу теркәлгән. Бу турыда Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев сөйләде.

Талыйлар!

Хокук бозуларның берсе авыр җинаятьләр категориясенә керә. 1 апрельдә Мәрҗани урамындагы "Триумф" кибете янында билгесез кешеләр 22 яшьлек егетне кыйнап, аның кәрәзле телефонын талыйлар. Җинаять кылуда гаепләнүче ике алабугалы тоткарланган. Алар моңа кадәр дә хөкем ителгән булганнар.

Тагын бер тапкыр видеокүзәтү турында

Узган атнада "Бердәм Рәсәй" спорткомплексында кәрәзле телефон урланган. Юрий Пономарев әйтүенчә, моңа кадәр спорткомплекс җитәкчелегенә бина эчендә видеокүзәтү камералары урнаштыру тәкъдим ителгән булган. Тик камералар анда бүгенге көндә дә юк, ә кеше милкен урлаулар дәвам итә.

"Гараж"да саклыйлармы?

"Төзүче" гараж җәмгыятендә дә урлау очрагы теркәлгән. Биредә караклар 30 мең сумлык милек урлаганнар. Оператив-тикшерү төркеме килгән вакытта җәмгыять каравылчысы лаякыл исерек була. Юрий Пономарев әйтүенчә, быелның өч ае эчендә генә дә әлеге гараж җәмгыятеннән 7 урлау очрагы теркәлгән. Караклар өчен биредә бар шартлар "тудырылган": территория өлешчә генә яктыртыла, коймалар юк диярлек. Гараж җәмгыяте рәисенә кирәкле саклау чаралары күрергә дигән күрсәтмә бирелде, диде җитәкче.

Тик тормыйлар

1 нче мәктәпнең 5 нче класс укучысы шәһәр-район больницасына баш мие селкенү диагнозы белән китерелгән. Ачыкланганча, кызга зыянны тәнәфес вакытында сыйныфташы салган.

Табыш артыннан куып...

Узган атнада Казан урамындагы "Восторг" һәм Яшьләр урамында урнашкан "Йолдыз" кибетләрендә балигъ булмаганнарга тәмәке сату факты ачыклаган. Ә Нефтьчеләр проспектындагы "Амур" кафесында һәм Интернациональ урамында урнашкан суши-барда яшүсмерләргә спиртлы эчемлек сатудан баш тартмаганнар. Табыш артыннан куып закон турында оныткан сатучылар административ җавап бирәчәк.

Комарлы уеннар оештыручыларны да канун бозуга өстәмә табыш алу мөмкинлеге этәрә. Тынычлык проспектындагы интернет-салонда комарлы уеннарны оештыру факты теркәлгән.

Эш нәтиҗәсе

Полицейскийларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә узган атнада өч җинаять ачыкланган, югалган булып исәпләнгән дүрт кәрәзле телефон иясенә кайтарылган. Хокук саклаучылар атна дәвамында авыр җинаять кылган бер җинаятьчене кулга алганнар, хәбәрсез югалган булып исәпләнгән өч кешене тапканнар.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев