Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Инвестициядә акча эшләргә теләп, алабугалы алдакчыларга 1 миллион сум акча биргән

Полиция «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Алабугада яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз бер социаль челтәрдә инвестиция компаниясенең рекламасын күреп алган. Ул оешма сайтында теркәлгән, шуннан соң аңа таныш түгел бер кеше шалтыраткан һәм үзен әлеге компаниянең хезмәткәре дип таныштырган. Инвестицияләрдән табыш алу өчен ул күрсәткән счетка акча күчерергә кирәк дип белдергән.

Хатын-кыз берничә көн дәвамында әлеге счетка акча күчергән. Күпмедер вакыт узганнан соң аңа янә шалтыратып, тагын да күбрәк акча күчерергә кирәк дип әйткәннәр. Шул вакытта анда болар аферистлар түгелме икән дигән шик туган һәм тегеләр аңа шалтыратудан туктаган.

Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Ул барлыгы бер миллионнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев