Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исереклек җинаятькә илтә

Мәскәү урамындагы бер йортта яшәүчеләр төн буе югалган акчаларын эзләгән.

Төне буе борчылып, югалган акчаның эзенә төшәргә омтылган фатир хуҗалары аның урланганына шикләнеп, полициягә хәбәр салган. Ул көнне аларның 15 мең сум акчасы һәм 10 килограмм шикәр комы юкка чыккан. Барлый торгач, шул көнне кич белән үзләренә күршеләре кергәнлеге исләренә төшкән. Алар шуннан шикләнгән. Әлбәттә, әлеге ир-атны тоткарлау өчен озак вакыт кирәк булмый, бу мәлдә инде ул шактый исерек хәлдә була. Ә менә әлегә урланган әйберләр табылмаган, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге инспекторы Л.Бикмуллина.

×××

Исерек ир-ат Голубой поселогындагы чит кеше йортына тәрәзә пыяласын ватып кергән.

Ачыкланганча, узган якшәмбедә ул спиртлы эчемлекне шактый чөмерергә өлгерә. Тынычлык проспектында яшәве сәбәпле, өенә кадәр кайта алмаячагын сизеп, танышларына кереп җылынырга, ял итеп чыгарга уйлый. Фатир хуҗалары өйдә булмагач, чакырылмаган кунак тәрәзәне ватып эчкә үтә һәм ятып йоклый. Үтеп баручылардан берәү моны күреп полициягә шылтырата. Танышларының бу әкәмәтенә гаҗәпләнсәләр дә, фатир хуҗалары полициягә гариза язмаска карар кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев