Юлда инспектор таләбе буенча туктамаган өчен штраф 20 тапкырга арта
Башта мондый хокук бозу өчен штраф 500-800 сум булган.
2025 елның 18 июленнән транспорт чарасын туктату таләбен үтәмәгән өчен штраф 10 мең сумга кадәр арта. Бу хакта «Халык фронты. Аналитика» юнәлеше белгече, Халык фронтының «Автомобильчеләр хокукларын яклау» эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Башта мондый хокук бозу өчен штраф 500-800 сум булган. Эксперт сүзләренчә, штрафны тик торганнан гына арттырмаганнар.
«ДПС хезмәткәренең туктау таләбеннән баш тарту еш кына бер бик конкрет хәлдә — рульдә исерек йөртүче утырганда була. Яки исерек, яки наркотиклар кулланган була. Мондый йөртүчеләр яхшы аңлый: әгәр туктасалар, аларны инспектор белән сөйләшү генә түгел, ә 45 мең сум реаль штраф һәм 1,5 — 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә. Шуңа күрә алар туктамый», — дип аңлаткан Шкуматов.
Әмма, аның сүзләренчә, туктау турында таләпне санга сукмау юлда чын мәгънәсендә куркыныч тудыра: авария китереп чыгара яки юл хәрәкәтендәге башка кешеләргә зыян сала.
Элекке санкцияләр искерү аркасында штрафлар арттырылды, дип өстәгән Шкуматов.
«Куркыныч һәм хокуксыз тәртип өчен 500 сум — бик аз», — диде автоэксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев