Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Кабат исерек килеш руль артына утырган татарстанлының Mercedes машинасы конфискацияләнгән

Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, татарстанлыга 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Түбән Камада суд ТР Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек кешенең Mercedes-Benz автомобилен тартып алган. Ачыкланганча, ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүченең моңа кадәр дә исерек хәлдә руль артына утырганы өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган инде.

Ир-ат үз гаебен таныган. Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, татарстанлыга 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев