Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Көчләүченең корбаны – реанимациядә

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча яшь егет малосемейкадагы күршесе булган 44 яшьлек хатынның бүлмәсенә чакырусыз килеп керә һәм аны кыйный башлый. Бүлмәдә хатынның 20 яшьлек 1 нче группа инвалид улы да була.

Аңын югалткан хатын-кызны көчләгәннән соң ул аннан акча талый башлый. Аңына килгән хатын-кыз тәрәзәдән урамга чыга һәм күрше йортка ярдәм сорап йөгерә. Күршеләре полиция чакырта. Ә бу вакытта котырган җинаятьче хатынның инвалид улын кыйный.

Килеп җиткән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре качып котылырга теләгән егетне йорт ишегалдында кулга ала. Хәзер җинаятьче сак астында.

- Бу егет 16 яшьтә шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән иде инде. Ике елны ул балигъ булмаганнар колониясендә үткәрде, ә калган өч елын - гомуми режим колониясендә, - дип сөйләде Алабуга районара тикшерү бүлегенең тикшерүче-криминалисты Ленар Мәүлетов.

Зыян күргән хатын-кыз хәзерге вакытта Алабуга үзәк район хастаханәсендә, ә аның 20 яшьлек улы әбисендә яши.

Беренче тапкыр хөкем ителгәнгә кадәр дә егет еш кына закон бозган. Аңа карата берничә тапкыр административ беркетмә төзелгән. Әледән-әле рәшәткә артына эләккәләсә дә, егет төзәлү юлына басарга теләмәгән.

- Кибетләрдә урлаулар белән еш тотылганга, ул 11 яшеннән үк балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торган, - дип хәбәр итте Алабуга полиция инспекторы Любовь Бикмуллина.

Егет психик яктан тотрыксыз булганга, аңа карата җинаять эшләре кузгатылмаган. Тик менә биш ел элек кылган авыр җинаяте өчен аңа барыбер җавап бирергә туры килгән.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев