Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Күршеләр белән ызгыш адвокатларга китерә

"Бердәм кабул итү" көнендә юрист һәм нотариус хезмәткәрләренә 55 алабугалы мөрәҗәгать иткән.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге оештырган әлеге кабул итүдә халыкка бушлай юрист хезмәте күрсәтелде. Алабугалыларның сорауларына ТР адвокатлары коллегиясе адвокатлары Евгений Нефедов, Икрам Камалов һәм Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы Равил Салихов җавап бирде. ТР Алабуга нотариаль округы нотариусы Раушания Мингазова һәм Марина Нигъмәтҗәнова үз округында яшәүчеләргә нотариаль ярдәм күрсәтте.

Биредә тормышның төрле өлкәләренә караган мәсьәләләр: торак бүлү, ТКХ, түләнми калган хезмәт хаклары, мирас бүлешү, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, җир-милек, суд һәм кредит, күршеләр белән килеп чыккан тавыш-гауга мәсьәләләре күтәрелде. Кабул итүгә килүгән һәркем үз соравына җавап таба алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250