Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Әнисе – туйда, баласы – подъезда

Тынычлык проспекты, 43 нче йортта яшәүче хатын-кыз төн уртасы якынлашып килгәндә подъезда бала елаган тавыш ишетә.

Фатир ишеген ачып караган ханым подъезда күршеләренең бер яшьлек улын күрә һәм аны өенә алып керә. Баланы иртәнгә кадәр үзендә калдырырга уйлаган ханым, кызларының сүзенә колак салып, төнге сәгать икедә дә баланы эзләүче булмагач, полициянең кизү бүлегенә шылтырата. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе хезмәткәрләре тиз арада килеп тә җитә. Полиция хезмәткәрләре һәм күршеләр үз күзләренә ышанмый: фатир ишеге ачык, ә әти кеше исерек килеш ваннада йоклап ята. Гаиләдә тәрбияләнүче тагын бер 4 яшьлек өлкән бала бу көнне үзе йокларга яткан. Балаларның әниләре өйдә булмый. Ул, ире балаларны карап тора дип ышанып, дус кызының туена чыгып китә һәм өйгә бары тик иртән генә кайтып керә. Күршеләр тапкан бер яшьлек бала исә ачык калган ишектән подъездга үрмәләп чыга. Инспекция хезмәткәрләре ата һәм анага беркетмә төзи. Аларга ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен җәза биреләчәк, ди Алабуга полиция инспекторы Любовь Бикмуллина.

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев