Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Полиция хезмәткәрләре Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары белән очрашты

Яшьләр белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

6 сентябрьдә тәртип сакчылары Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары белән очрашу үткәрделәр, анда аларга юридик яктан «экстремизм» төшенчәсенең эчтәлеген аңлаттылар.

Балаларга экстремистик материаллар бастырган өчен, шулай ук социаль, раса, милли яки дини нәфрәт һәм дошманлык тудырган чыгышлар өчен җинаять һәм административ җаваплылык турында искә төшерделәр. Хокук саклау органнары «Интернет» челтәрендә бастырылган мәгълүматларга ышанмаска һәм социаль челтәрләрдә чит кешеләр белән аралашканда игътибарлы булырга чакырды.

Очрашуны дәвам итеп, тәртип сакчылары укучылар белән тәртип бозулар һәм җинаятьләр турында сөйләштеләр, шулай ук хокук бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгының ничә яшьтән билгеләнүе турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев