Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Сак булыгыз: Алабуга эшмәкәре 8 кешене алдалаган

Җәй инде ахырына якынлаша, ә менә корган планнар хыялда гына кала бирә. Алабугалы Нуриевлар бу җәйне йортларына ремонт ясарга була - аны сайдинг белән тышларга ниятлиләр. 1 июньдә бер шәхси эшмәкәргә төзелеш материалларына заказ бирәләр. Нуриевларга ул 25 мең сумга төшә.

- Эшмәкәр алдан түләүне сорый, әле яңа гына оештык, ди. Без моңа ризалаштык. Материалларны 9 көннән алып килергә сөйләштек, ике ай ярым узды, әле дә күрмәдек без аны, - дип сөйли Люция Нуриева.

Нуриевлар полициягә гариза язалар. Анда эшмәкәрдән тагын 7 алабугалы зыян кургәне ачыклана. Барысы да бәяне алдан туләгән, тик менә төзелеш материалларын әле дә күрә алганнары юк икән. Бар 8 гариза да бер тикшеру материалына берләштерелә.

- Тикшерү нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылмау турында карар кабул ителде, чөнки эшмәкәр акчаны алдап алу нияте белән эшләмәгән. Ул вәгъдәсен үтәп, материалларны кайтарырга ниятли, / дип аңлаттылар безгә полициядә.

Шулай да, эшмәкәрне административ җаваплылыкка тартачаклар. Әйтеп үтәргә кирәк, сонгы арада республикада төзелеш материаллары белән сатучы гаделсез сатучылардан зыян кургән гражданнар саны арта бара.

Мондый очракларда үзеңне яклар өчен берничә киңәш:

Материалны куюга килешү дөрес итеп тутырылган булырга тиеш. Ике якның җаваплылыгы дигән булеккә аерым игътибар бирергә кирәк. Анда сезгә бирелгән гарантияләр һәм килешү шартларын бозганы өчен төгәл итеп сатучының җаваплылыгы язылырга тиеш.

Моннан кала, товарнын төгәл исеменә, аның төгәл санына, кайчан китерү срогы, түләү күләменә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук килешүнең шартлары ничек итеп башкарылуына да - ничек итеп сезгә товарны алып киләчәкләре, аны бушату кем җилкәсенә төшәчәк һәм башкалар.

Эшмәкәр әле дә шәһәр газеталарын берсенә белдерү бирә тора. Нуриевлар исә судка мөрәҗәгатъ итәр өчен документлар әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев