Шәһәребез имин булсын
Терроризм һәм экстремизм дигән төшенчәләрнең милләте дә, дине дә, чикләре дә юк. Район башлыгы Геннадий Емельянов җәмгыять өчен аеруча куркыныч булган әлеге күренешләрне төбәгебездә булдырмауга багышланган очрашуда әнә шулай диде.
Узган атнада Алабуга муниципаль районы авыл җирлекләре, учреждение һәм предприятиеләрендә терроризмнан якланганлык һәм аны булдырмау, Алабуга муниципаль районының терроризмга каршы көрәш комиссиясе һәм бу юнәлештә вакытлы матбугат эшчәнлеген ике көн дәвамында тикшергән республика комиссиясе катнашында йомгаклау киңәшмәсе үтте.
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Валерий Власов билгеләп үткәнчә, башка районнар белән чагыштырганда (тикшерүләр 13 муниципаль берәмлектә үткәрелгән), Алабуга районында тыныч һәм имин вәзгыять саклана. Тикшерелгән барлык объектларда куркынычсызлык төймәләре бар, теркәү журналы булдырылган, кирәкле документлар да тәртиптә тотыла. Бу юнәлештә мәгариф идарәсе һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, үзәк базар аеруча яхшы эшли. Әмма тикшерү барышында кайбер кимчелекләр дә ачылган. Мәсәлән, кайбер бик мөһим урыннарда күзәтү камералары юк, чәнечкеле тимерчыбык сузылмаган, шулай ук бер вакытлы матбугат басмасында милләтара каршылык тудыру ихтималы булган язмалар дөнья күргән.
Район җитәкчеләре бу уңайдан күрсәтелгән кимчелекләрне бетерергә, көндәлек эштә уяулык күрсәтергә вәгъдә бирделәр.
Әлбәттә, терроризмга һәм экстремистлык күренешләренә каршы бөтен халык бергәләп көрәшергә, һәр вак-төяккә игътибарлы булырга тиеш. Шул очракта гына моңа охшаш бәла-казаларны булдырмый калырга була.
Вакытлы матбугат битләрендә дә дини һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртканда сак булу зарур. Район башлыгы әйткәнчә, бер-береңә хөрмәтле, түземле булу - үзара аңлашу, дус-тату күрше булып яшәү нигезе. Махсус икътисадый зона киңәя, үсә барган саен, шәһәребез "үзенчәлекле шәһәр"гә әверелә, чөнки төрле милләт һәм конфессиядән булган чит ил гражданнары саны арта бара.
Рәсәй төбәкләрендә, аеруча зур шәһәрләрдә күзәтелгән экстремистлык фактлары безнең төбәккә үтеп кермәсен, халкыбыз имин яшәсен өчен, барыбыздан бердәмлек, дустанә мөнәсәбәтләр таләп ителә. Әлбәттә, ул берьяклы гына була алмый. Берәүләр күсәк күтәргәндә, икенчеләре баш куеп тормаячак. Балаларыбызны башкаларга түземле, хәерхаһлы итеп тәрбияләүгә дә игътибарны көчәйтү зарур.
В.Винер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев