Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Суд карарын көткәндә. “Радужный” поселогының элеккеге рәисе җәзаны өендә үтә алмаячак

"Радужный" поселогының элеккеге рәисенә "йорт арестына" ризалык бирелмәде "Радужный" поселогының элеккеге рәисе Рафаэль Костинга карата суд утырышы артта калды. Узган атна җомгасында капма-каршы якларның фикер алышуы булып үтте. Шәһәр суды хезмәткәрләре сүзенә караганда, озакламый эшнең нәтиҗәсе билгеле булачак.

Гаепләнүче суд карарын төрмәдә көтәчәк. Рафаэль Костинга алдан бирелгән кулга алыну вакыты тәмамланды, гаепләнүче тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек иткәнгә, адвокат судьядан хөкем карарын "йорт арестына" күчерүне сорады. Әмма, "Радужный" поселогының элеккеге рәисе кылган җинаять авыр җинаятьләр категориясенә кергәнлектән һәм гаепләнүче алдагы тикшерү эшләреннән качып йөргәнгә күрә, судья гаепләнүчене изоляторда калдырырга карар кылды.

Рафаэль Костин дача ширкәтенә тиешле ике миллион сум акчаны үзләштерүдә гаепләнә. Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров сүзләренә караганда, дача ширкәтендә 40 җир кишәрлегенең сатылу тәртибе бозылган. Төзелеш эшләренә тәгаенләнгән участокны сату турындагы карарны махсус комиссия кабул итәргә тиеш булса да, кырык кишәрлекнең язмышын Рафаэль Костин берүзе хәл иткән. Өстәвенә, 21 участокның хуҗасы бюджет өлкәсендә эшләми, ә бу - программаның төп шарты иде. Шуларның яртысы салган акчаларын кире алып, җир кишәрлекләреннән баш тарткан, калган өлеше үз хокукларын яклый һәм законсыз алынган җир участокларын кайтарып бирергә теләми. Бүгенге көндә "Радужный" поселогында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 300 кишәрлек бүлеп бирелгән, акрынлап коммуникация мәсьәләсе дә хәл ителә.

- Су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнде, электр энергиясе тоташтыру өчен 80гә якын гариза язылган, өстәмә чыгымнар таләп ителгәнгә, газ белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә тикшерелүдә, - дип сөйләде Евгений Петров.

Коммерциячел булмаган партнерлык әгъзаларының соңгы җыелышында газ өчен кирәкле акчаларны ширкәт әгъзалары мөстәкыйль табачак дигән карар кабул ителде.

Шул киңәшмәдә бертавыштан яңа рәис итеп Рамил Зиннәтуллин сайланды.

Хәзерге вакытта 720 кишәрлекне үләт базы зонасынан чыгару эшләре дәвам итә, бу якынча бер елдан соң гына төгәлләнәчәк.

Сабина КАЧАЕВА

Александра ДМИТРИЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев