Татарстанда 17-31 гыйнвар көннәрендә ЮХИДИ «Каршы як полоса» рейды үткәрә
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 5000 сум штраф яки 4-6 айга хокукларыннан мәхрүм ителү янавын искә төшерә.
17-31 гыйнвар көннәрендә Татарстанда каршы як хәрәкәт полосасына чыгуны туктатуга юнәлдерелгән «Каршы як полоса» профилактик чарасы уза. Сәбәбе — кайгылы статистика: 2025 елда әлеге хокук бозу аркасында республикада 54 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 28 кеше һәлак булган һәм 92 кеше яраланган.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 5000 сум штраф яки 4-6 айга хокукларыннан мәхрүм ителү янавын искә төшерә. Кабат бозылганда идарә итү хокукын бер елга алырга мөмкиннәр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларын кагыйдәләрне төгәл үтәргә, куркыныч узып китүләр ясамаска һәм һәрвакыт һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алырга чакыра, чөнки берничә минут экономия өчен кеше гомере белән түләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев