Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Тавыш бирегез

Алабуга участковыйлары "Иң халыкчан" исеме өчен көрәшә. Алар өчен тавыш бирегез!

Эчке Эшләр министрылыгы игълан иткән "Халык участок инспекторы" Бөтенрәсәй конкурсы башланды. Номинациягә чыгарылган алабугалыларның өчесеннән берсе җиңүче булырмы, юкмы - нәтиҗәне интернет кулланучылар чыгарачак.

Быел "Халык участогы инспекторы" исеменә Алабуга һәм Алабуга районы буенча полициянең өч участок инспекторы: Илнар Әхтәмҗанов, Рашад Шәмсетдинов, Вячеслав Пермяков дәгъва итә. ТР Эчке Эшләр министрлыгының рәсми сайтында сайлау башланды. Бу сайлауда һәрберебез катнаша ала. Рәсми сайтта безнең участок инспекторларының фотографияләрен табып, 20 сентябрьгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бар.

Безнең батырлар белән танышып алыйк!

Рашад Шәмсетдинов

Рашад Шәмсетдинов - Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең полиция өлкән участок инспекторы, полиция майоры. Аңа 32 яшь. Ул Мамадыш районының Җөри авылында туган.

1997 елда ул Мамадыш районының Шәдче мәктәбен тәмамлаган. 1997-1999 елларда Алабуга урта-махсус милиция мәктәбендә укыган. 2010 елда Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, укытучы-хокук белгече дипломын алган. Алабуганың урта-махсус милиция мәктәбен тәмамлагач, ул Казанның Эчке эшләр идарәсе юл хәрәкәте иминлеге бүлегендә өлкән дәүләт инспекторы вазыйфасына керешә.

2001 елда Алабуга шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы итеп билгеләнә. Ә 2006 елдан полициянең өлкән участок инспекторы вазыйфасын башкара.

Рашад Шәмсетдинов 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр 12 нче административ участокка хезмәт күрсәтә. Аның участогы Тынычлык проспектының 1А, 1Б, 3, 5, 7, 9, 13, 15, 17, 19, 23, 25 йортлары, Нефтьчеләр проспекты буенча 18, 20, 20А, 20Б; Парк урамы, "Чебурашка" балалар паркы, ҖЧҖ "Ак барс банк", "Прикамнефть" идарәсе, шәһәр Мәдәният Сарае белән чикләнә. Ул 3193 кешегә хезмәт күрсәтә. 5 нче хокук тәртибен саклау пункты Тынычлык проспектының 1А йортында урнашкан.

Р. Шәмсетдинов эчке эшләр бүлегендә эшләү чорында 40 тапкыр бүләккә ия була. Ул Рәсәй Эчке Эшләр министрлыгының өченче дәрәҗә "Аеруча хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. ТР Эчке Эшләр җитәкчелеге аны "Милициянең иң яхшы участок инспекторы" күкрәк билгесе белән бүләкли.

Ул өйләнгән, ике бала тәрбияли. Эштән бушаган вакытта спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Вячеслав Пермяков

Вячеслав Пермяков - Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең полиция өлкән участок инспекторы, полиция майоры. Аңа 28 яшь. Ул Алабуга районының Яковлево авылында туган.

2001 елда Яковлево мәктәбен тәмамлаган. 2001 елдан 2003 елга кадәр Алабуганың урта-махсус милиция мәктәбендә укыган.

2009 елда Алабуга шәһәр-район эчке эшләр бүлегендә милициянең өлкән участок инспекторы вазыйфасына билгеләнә.

Вячеслав Пермяков 23 нче административ участокка 2003 елдан хезмәт күрсәтә. Аның кул астында Яковлево, Чыршы, Мамыловка, Анзирка, Бессониха, Иске Куклюк, Студеный Ключ, Черкас, Мишкоовраг, Түбән Куклюк, Атиаз, Югары Шурнәк, Олы Шурнәк, Үмәк, Олы Елово авыллары. Ул 1924 кешегә хезмәт күрсәтә.

Вячеслав Пермяков эчке эшләр бүлегендә эшләү чорында 24 тапкыр бүләкләнә. Ул Рәсәй Эчке Эшләр министрлыгының өченче дәрәҗәдәге "Аеруча хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Өйләнмәгән, эштән тыш вакытларда спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Илнар Әхтәмҗанов

Илнар Әхтәмҗанов - Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең полиция өлкән участок инспекторы, полиция майоры. Аңа 32 яшь. Ул Яр Чаллы шәһәрендә туган.

Алабуга районында яшәүчеләрнең күбесенә аның полиция формасындагы көчле фигурасы бик таныш. Аның өчен участок - шатлык та, кайгы да. Монда закон таләпләренә буйсынып яшәүче граҗданнар гына түгел, канунны, тәртипне бозучылар да, уңышсыз гаиләләр дә яши. Участок инспекторы көн саен әнә шундый гражданнар белән эш алып бара. Тырыш хезмәт нәтиҗә бирсә, озак көтелгән шатлык мизгелләре, канәгатьләнү тойгылары туа, полиция хезмәтенең файдасыз түгеллеге аңлашыла. Кемгәдер яхшы киңәш белән булышса, кемгәдер шелтә белдерергә дә туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, ул участогында тулы тәртип саклый. Ул һәрвакыт үз эше, үзенә беркетелгән участокта тынычлык саклау өчен, шулай ук үзенең игелекле исеме, һөнәренең абруе өчен җаваплылык хисе тоя.

Илнар Илкам улы үз эшен 2002 елда лейтенант званиесендә участок инспекторы буларак башлап җибәрә. Эш урыны - Алабуга эчке эшләр бүлеге. 10 ел эчендә ул лейтенанттан майор званиесенә хәтле юл узды. 8 ел Поспелово авылында эшләде. Аның кыюлыгы, тыйнаклыгы, югары профессионализмы турында якташлары күп нәрсә сөйли алырлар иде. Шушы еллар эчендә Илнар Илкам улы үзе турында онытып, тормышын куркыныч астына куеп, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып барды.

Илнар Әхтәмҗанов 21 нче административ участокка 2007 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Ул Поспелово, Мальцево авыллары, Луговое, Тарловка поселоклары, "Ананьино" бакча-дача җәмгыяте, "Салават купере" җәйге савыктыру корпусы, "Буревестник", "Сосновый бор" ял базалары. Ул 1794 кешегә хезмәт күрсәтә.

Полиция хезмәткәренең эчке дөньясы нинди булу да бик мөһим. Иң әһәмиятлесе - тискәре күренешләр белән даими аралашкан полиция хезмәткәрендә кешеләрне ярату хисе сүнмәсен, таш бәгырьлегә әйләнмәсен.

Полицейский булу - зур горурлык. Һәркем бу профессияне ихтирам итә, чөнки полициягә мөрәҗәгать иткәч, кеше монда аңлау, киңәш, ярдәм табачагына ышана.

Илнар Әхтәмҗанов эчке эшләр бүлегендә эшләү чорында 48 бүләккә ия була. Ул "МВД отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән, ә 2009 елда "Иң яхшы участок инспекторы" булып танылган.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли. Буш вакытын гаиләсенә, балаларына багышлый. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Участковыйлар белән биредә танышырга мөмкин. http://16.mvd.ru/news/306984/

Тавыш бирер өчен uupmvdrt@mail.ru электрон адресына язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250