Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Ушлы ханымнар булып чыкты

Узган ялда ике алабугалы алдакчылар кармагыннан оста котылды, мошенникларның астыртын эшләре барып чыкмады.

Көндез өлкән яшьтәге ике ханымга телефоннан шылтыратып, улларының юл-транспорт һәлакәтенә дучар булулары һәм хәлне җайга салу өчен 50 мең сум акча түләргә кирәклеге хакында хәбәр итәләр.

Бәхеткә, аларның ялганы тотылды һәм хатыннарның да акчасы янга калды. Алар икесе дә ушлы булып чыкты: улларына шылтыратып, хәл белгәннән соң, бернинди вакыйгага юлыкмаулары ачыкланды.

-Узган елда да мошенниклар хатыннарның берсенә шылтыраткан булган. Ул чакта улы командировкада булу сәбәпле, хатын шиккә төшкән булган булуын. Әйтергә кирәк, шәһәр-районда мондый очраклар еш булып тора, шунлыктан уяулыкны югалтмаска кирәк,- ди эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев