Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә төрле тәртип бозулар хакында 268 хәбәр алынган
Аларның икесе авыр җинаятьләр исемлегенә карый.
Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев сөйләде. Җитәкче әйтүенчә, шәһәрдә инде өченче атна рәттән ялган акчалар табыла. Мәсәлән, Әлмәттә спорт киемнәре кибете хуҗасы 20 мең сум күләмендә пенсия взносларын түләгәндә 5 меңлек акчалар арасында ялганы табыла.
Авыр җинаятьләр категориясенә керүче икенче җинаять 21 ноябрьдә була. Вахта автобусында кайткан ике дус 4 нче микрорайонда урнашкан "Флагман" кибетеннән аракы алып смена тәмамлануын "юалар". Тик бераздан тавышлана башлыйлар һәм берсе икенчесенә пычак белән кадый. Яраланган ир район хастаханәсенә китерелә.
Газета-журнал, телевидениедә күп тапкырлар әйтелеп торуына, участковыйларның өйдән өйгә йөреп аңлатуларына карамастан, узган атнада шәһәрдә тагын 7 алдау очрагы теркәлгән. 70 яшьлек пенсионер әбигә телефоннан шылтыратып улының кеше үтергәнлеген хәбәр итәләр. Шылтыратучы бу "эшне" еракка җибәрмәс өчен 20 мең сум акча кирәклеген әйтә. Куркыныч хәбәрне ишетү белән пенсионер күрсәтелгән номерга тиз генә акчаны җибәрергә дә җитешә. Улы кайтып кергәч кенә әби үзенең алданганлыгын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Шундый ук хәбәр белән алдакчылар тагын 3 кешегә шылтырата. Тик бу юлы инде трубканы алган алабугалылар уяулык күрсәтеп, беренче чиратта туганнарына шылтыратып аларның хәлен белешә.
Узган атнада эчке эшләрнең кизү бүлегендә 52 гаилә низагы, 10 урлау очрагы теркәлгән, 16 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән, 33 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән. Тәртип саклаучылар 11 машина йөртүчегә исерек килеш руль артында йөргән өчен беркетмә төзегән, 789 машина йөртүче тизлек режимын арттырган өчен административ җавап бирәчәк.
Ләйсән Рамазанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев