Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Югалган кыз табылган, әмма туңып өшеп үлгән

Алабуга җинаятьләрне тикшерү комитеты 23 яшьлек кызның туңып үлү факты буенча тикшерү алып бара. Аның җәсәде Колосовка микрорайоны белән "Радуга" гараж кооперативы районында табыла.

-Мин Колосовка микрорайоны белән "Радуга" гараж кооперативы арасындагы юлдан барганда, юл кырыенда яткан кызны күреп алдым. Башта үлгәндер дигән фикер килеп тә карамады, якынрак килгәч, бернинди җан әсәре тапмадым,- дип сөйли 58 яшьлек ир-ат. Ул шунда ук полициягә шалтырата.

Тышта әлләни салкын булмаса да, кыз туңудан вафат булган. Ул көнне Виктория (исеме үзгәртелде) өйдән чыгып китә һәм якыннарының берсе дә ул кабат кайтмас дип уйламый...

Вика һәм аның игезәк сыңары - ир туганын әнисе белән әбисе тәрбияли (ата-аналары җиде ел элек аерылышкан). Туганнары сүзләренә караганда, Вика өйдән еш чыгып югала торган булган. Сәбәбе - җитди психик авыру. Бәхетле очрак булгандыр, күрәсең, аны исән-сау килеш табып алалар.

АДПУда укыган елларында анда бернинди үзгәреш сизелми. Университета ел ярым укып йөргәннән соң, аның укуга кызыксынуы кими, аннан соң ул КСЮИга юридик факультетка күчә. Уку йортын бетерергә ярты ел кала академик ял ала, чөнки аңа уку авыр бирелә башлый: еш кына баш авыртуы белән җәфалана. Психологлар әйтүенчә, авыруның төп сәбәпчесе -стресслар. Ә аның тормышында алар җитәрлек була. Ул әти-әнисенең аерылышуын авыр кичерә ( әтисен бик ярата). Соңгы вакытта кыз әбисе карамагында яши, ә әнисе һәм игезәк туганы көннәр буе эштә.

Бәхетсезлеккә тарыган көнне (24 ноябрь) Вика әбисе белән гаражга бәрәңгегә бара. Кайткач, өлкән яшьтәге ханым көндезге аш әзерләргә тотына һәм кызның өйдән чыгып китүен абайламый кала. Аны өч көннән соң гына табып алалар. Ул туңып үлгән була.

Алабуга эчке эшләр бүлегенең матбугат белән элемтә бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина әйтүенчә, табиблар аңа психик тайпылыш буенча икенче группа инвалидлык таныклый. Тикшерү барышында "көчләп үтерү билгеләре" табылмый, ягъни ул чыннан да туңып үлгән дигән сүз. Бу фаразны тикшерү комитетында да расладылар.

-Психик тайпылышлы авыруларның өйдән чыгып китү очраклары еш күренеш. Алар үзләренең кайдалыгын аңламый, үзконтрольне югалта. Боларның барысы да фаҗига сәбәпчесе булырга мөмкин,- ди эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Әхмәд Рәҗәбов.

Светлана Суворова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев