Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Замана караклары

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев узган җиде көндә теркәлгән җинаятьләр һәм хокук бозулар турында сөйләде.

Эчке эшләрнең кизү бүлегендә барлыгы 374 җинаять турында хәбәр алынган. Шуларның икесе авыр җинаятьләр төркеменә керә.

17 мартта, кичке уннар тирәсендә билгесез кеше 4нче мәхәлләдәге «Магнит» кибетеннән 300 мең сум акча урлаган. Кайнар эзләр буенча әлеге гипермаркетта эшләүче 19 яшьлек сак хезмәткәрен тоткарлыйлар. Кулга алынганда ул акчаларның бер өлешен инде тотып бетергән була.

19 мартта иртәнге сәгать дүртләрдә билгесез кеше Стахеев урамындагы бер йортка кереп, 65 яшьлек хуҗабикәнең милкен урлап чыга. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне башкаручыны ачыклау буенча чаралар үткәрелә, диде Юрий Пономарев.

Узган атнада "Бруклин" күңел ачу үзәгендә наркотик матдәләр белән Чаллы һәм Түбән Камадан килүчеләр тоткарланган. Барлыгы исә бу вакыт эчендә наркотик кулланган өчен сигез кеше кулга алынган.

Караклар да заман белән бергә атлый. Дөньяның әле теге, әле бу почмагында интернет белән бәйле мошенниклык очраклары, "хакер"ларның "осталык"ларын раслаучы җинаятьләр еш булып тора. Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев әйтүенчә, безнең шәһәрдә дә беренче мәртәбә шундый җинаять теркәлгән. Билгесез кеше "Сбербанк-онлайн" интернет-системасын ватып, 43 яшьлек ир-атның 75 мең сум акчасын урлаган.

Спиртлы эчемлекләрне куллану - җәмгыять өчен зур бәла. Өлкәннәргә ияреп, алардан үрнәк алып, балалар да бу начар юлга баса. Оператив мәгълүматлардан шул күренә. Узган атнада биш кеше хастаханәгә алкоголь интоксикациясе белән китерелгән, "яшел елан"нан зыян күрүчеләрнең берсе - җиденче сыйныф укучысы, диде Ю.Пономарев дүшәмбе киңәшмәсендә. Алай гына да түгел, тагын бер мәктәп укучысы сыйныфташына пычак белән янаган.

Юл-транспорт һәлакәтләре санының кимемәве борчу тудыра. Табигать шартларының тотрыксыз булуы да бәлки моңа үз өлешен кертәдер. Ничек кенә булмасын, узган җиде көн эчендә 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше зыян күргән. Унбер машина йөртүче сәрхүш хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган, 863 шофер тизлек режимын бозган өчен административ җавапка тартылачак.

Хокук саклаучылар тарафыннан "Дельфин" автомойкасы янында комарлы уеннар оештыру факты ачыкланган. Теркәлү һәм саклау кагыйдәләрен бозган өчен биш ау мылтыгы тартып алынган, ике газ пистолеты тапшырылган.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250