Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Әтием кайда, Суслонгер?!» китабын алырга була

«Казан утлары» китапханәсендә 20 нче китап дөнья күрде.

Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән «Әтием кайда, Суслонгер?!» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана.

Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларынң авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә.

«Күкеле сәгать» хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.

Китап редакциядә бар. Бәясе — 120 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев