Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җир тетрәргә мөмкинме?

Төркиядәге җир тетрәүләрдән соң, планетаның һәр почмагында сейсмик куркынычсызлык турында мәсьәлә кузгалды. Үз тарихында безнең шәһәрдә яшәүчеләрнең дә җир асты көчләрен тойганы булган.

Татьяна Баһавиева 1989 елда булган кечкенә генә тетрәүне искә алды. Бәләкәй малае белән өе янында торганда сизеп алган, игътибар да итмәгән.

2013 елның маенда безнең шәһәрдә җир астындагы тетрәүне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе теркәп куйган. Ул вакытта, Алабугада 9нчы, 10нчы, 4нче микрорайоннардагы ун йортның югары катында савыт-саба шалтырап, люстралар чайкалган. Идарә компанияләренә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчер бүлегенә шалтыратулар булган, җир тетрәү көче ике балл исәпләнгән. Бернинди куркыныч вакыйга да күзәтелмәгән. Тиешле хезмәтләр әлеге йортларны тикшереп, йортларда ярыклар хасил булмавын ачыклаган.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарә башлыгы Николай Доронин сүзләренә караганда, бу тетрәү мизгелләре нефть чыгару урыннарында озакка сузылган эшләр белән бәйле булган.

— Кайдадыр бушлык хасил булып, җир катлаулары хәрәкәткә килгән. Секунд саен җир астында катлаулы геологик, физик һәм химик күренешләр булып торса да, безнең шәһәргә сейсмик куркыныч янамый, чөнки бөтен республика чагыштырмача хәвеф-хәтәрсез саналган Көнчыгыш Европа платформасында урнашкан.

Шулай да Алабуга районында җир убылырга мөмкин. Мәсәлән, Колосовка авылында Танайка елгасы ярындагы ике торак йорт гадәттән тыш хәл килеп чыгарлык урында урнашкан. Биредәге бакчаларда кар эрегән чакта, яр битендәге туфрак кайвакытта хәрәкәткә килә. Бу табигый күренешне безнең районның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тикшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев