Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсе эшли башлады (фоторепортаж)

Алабугада Спас ярминкәсе эшли башлады.

Шишкин буалары җирлегендә халык иксез-чиксез. Ярминкә кунакларны төрле-төсле бизәкләр, гармун һәм сыбызгы тавышлары, тәмле ис белән җәлеп итә. Монда күңелеңә ошаган һәм кабатланмас сувенир табарга була. Ярминкәнең сәүдә рәтләрендә бар нәрсә кулдан ясалган, кытай ширпотребы бер дә юк. Монда сатылган товарны башка бер җирдә дә табып булмый. Ә сәүдә рәтләре карасаң - исең китә: монда чүпрәктән ясалган татар курчаклары да, савыт-саба, күн эшләнмәләре, киндердән тегелгән искиткеч матур күлмәкләр, матрешкалар, балчык савыт-саба, бизәнгечләр, хәтта шу исле шифалы үләннәр дә бар.

Өлкәннәр ни дә булса алу теләге белән янса, бала-чага уен мәйданчыклары янында мәш килә. Кызлар һәм малайлар батутта сикерә, карусельдә атына, пони һәм атта йөри, судагы шарда мәтәлчек ата. Тамаклары ачып киткәнгә монда үләнле чәй дә, үзбәк пылавы да, баллы мамык та, төрле соклар да бар.

Авыл ишегалларында төрле милләт көнкүреше күрсәтелгән. Йорт эчен карап чыккан төшеңә шундагы мөлаем һәм киң күңелле ханымнар мәтрүшкәле-бөтнекле кайнар чәй дә әзерләп куя. Монда җитештерүче бәясе белән бәрәңге, алма һәм бал алырга мөмкин.

Гомумән, өйдә утырмагыз! Анда бик матур һәм күңелле! Елга бер генә килгән Спас ярминкәсен күрми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250