Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сайлау участокларында эш тәмамланды

Нәкъ 20 сәгатьтә Алабуга һәм Алабуга районы сайлау участоклары үз эшләрен төгәлләде.

Шәһәр һәм авыл халкы актив гражданлык позициясен белдереп Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда катнашты.
Территориаль сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, Хлыстово һәм Илмәт авылларында яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәткән. Мисалга, Хлыстовода 18.00дә авыл халкының 90 проценты тавыш биргән булса, Илмәттә шул ук вакытка сайлау участогына авыл халкының 80 проценты килгән.
Барлыгы Алабуга һәм Алабуга районында 134 сайлау участогы эшләде, шуларның 20се - шәһәрдә. һәр участокта тавыш бирүчеләр өчен бар шарт тудырылган иде, бәйрәм сәүдәсе гөрләде, концерт номерлары оештырылды.
Үзәк район хастаханәсендә дәвалану үтүчеләр дә сайлаудан читтә калмады. Алар бүген хастаханәдән чыкмый гына тавыш бирә алды, шуңа күрә бу сайлау участогы ябык дип аталды.
Сайлау участогына мөстәкыйль рәвештә килә алмаганнар янына комиссия әгъзалары өйләренә үк килде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре иртәгә билгеле булчак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев