Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның Социаль фонды контакт үзәгенең номерын яңартты

Февральнең 23еннән башлап, татарстанлылар иҗтимагый сораулар белән Бердәм контакт үзәгенә яңа 8-800-100-00-01 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

Үзәк операторлары социаль ярдәм, ана капиталына серификат алу, бердәм пособие, инвалидлык рәсмиләштерү яисә шифаханәгә юллама алу, бирелгән гаризаның статусын аныклау һәм башка күп кенә сораулар буенча гражданнарга киңәш бирә ала.

Бердәм контакт үзәгенә алынган мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң киң таралган сораулар буенча мәгълүмат алырга булыша. Тагын да төгәлрәк белешмә кирәк булган очракта, виртуаль ярдәмче үзәк хезмәткәре белән тоташтыра. Шәхси мәгълүматка кагылышлы киңәш код сүзен файдаланып тәкъдим ителә, гражданнар андый кодны үзләренең "Шәхси кабинет"ында шәхси рәвештә урнаштыра.

Контакт-үзәк — иҗтимагый оешмаларның бердәм мәгълүмат системасы булып тора, аңа Россия Федерациясенең Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды белән беррәттән, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау буенча төбәк органннары, шулай ук медицина-социаль экспертиза учреждениеләре керә. 

Үткән елда Бердәм контакт үзәге татарстанлыларга 1 миллионга якын киңәш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев