Алабугада Җиңү Парады узды
Алабугада бүген Җиңү көнен бәйрәм итәләр.
Митинг сәхнәгә РФ флагы һшм Җиңү байрагы алып чыгудан башланды. Соңыннан махсус байрак төркеме фронт исемнәре язылган 10 штандарт тотып саф белән үтте.
Бәйрәм митингы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлавыннан башланды.
Алга таба митингка җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң алып баручылар Җиңү парады башлану турында игълан итте.
Тынлы оркестр көе астында Алабуга суворов училищесы офицерлары һәм студентлар, запастагы офицерлар, МВД офицерлары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, югару уку йортлары студентлары узды. Хәрби парад белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков комадалык итте.
Шәһәр уку йортлары парады «Җиңүне каршылап» конкурсында катнашучы машиналар үтүе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев