Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Әле дә хәтердә

Исемнәре Алабуга белән бәйле иҗат кешеләренең һәркайсы шәһәр тарихында үз эзен калдырган.

Тәрҗемәи хәленнән
Сергей Иван улы Ефремов 1917 елның 2 февралендә Воронеж өлкәсенең Воронцовка авылында туган. Җиде сыйныфны һәм Ленинград энергетика училищесын тәмамлап, Сергей 1935-1939 елларда заводта электрик булып эшләгән. 1939 елның 10 сентябреннән Жданов исемендәге Ленинград Кызыл байраклы хәрби-инженер училищесының кичке бүлегендә укый башлый.

Июньдә Кызыл армия сафларына алына, анда ике ел хәрби училищеда белем ала. 1941 елның 10 июнендә Ленинград хәрби-инженер училищесын тәмамлап, лейтенант була, ә 21 июньдә Бөек Ватан сугышы башлана.

Сергей электриклар взводы белән җитәкчелек итә. Одессаны яклап көрәшә. 1942 елның җәендә өлкән лейтенант Ефремов — Көньяк фронттагы Приморье Армиясендә 82нче аерым саперлар батальонының техник рота командиры. 

Әсирлектә
Херсон ярымутравында көрәш вакытында, Сергей Ефремов яралана, әсирлеккә эләгә. Фашистларның Дахау һәм Бухенвальд лагерьларында була. Лагерьның эшчеләр командасында чакта, башка тоткыннарга биргән кебек, аңа да сан тагыла, Сергейныкы — 101946. 

Сугыштан соң, ул бу вакыт турында: «Без үзебезне солдатлар дип санадык, дошманга каршы эш алып бардык, качулар оештырдык. 1943 елда Бавариядәге 2 меңнән артык әсирне һәм СССРдан көчләп куып китерелгән гражданнарны берләштергән Хәрби әсирләрнең тугандаш берлеген (БСВ) оештырдык. Соңрак бу оешма немецларның яшерен оешмасы АКФ белән бәйләнешкә керде», — дип яза. 1944 ел башында Ефремов лагерь башлыклары тарафыннан шушы оешма эше буенча кулга алына һәм Дахауга җибәрелә, анда тикшеренү үткәрелә. Оешманың кайбер кешеләре шунда ук атып үтерелә, Ефремовны үлемгә хөкем ителгәннәр белән бергә, Маутхаузен концентрация лагерена җибәрәләр. 

Иреккә чыккач
Германиядәге Маутхаузен концлагерендагы әсирләрне ул вакытта безгә теләктәшлек иткән Америка гаскәрләре 1945 елның 5 маенда азат итә. Сергей Австриядә дәвалана. Аннан соң, Совет органнары алдында үзенең әсирлеккә ирекле рәвештә бирелмәгәнлеген исбатларга кирәк була. Махсус концентрация лагерен үтеп, НКВД хезмәткәрләре, сорау алуларыннан соң, беркетмәләрне хәрби документлар һәм трофей документлары белән чагыштыргач, Ефремовка хәрби исеме кайтарыла. Ленинградның Петроград районындагы хәрби комиссариатта исәптә тора. Берара Мәскәү янындагы Обухово эшче поселогы җирле келәм комбинатының электр бүлегендә башлык булып эшли. Шулай да немец әсирлегендә булу гел сиздереп тора: ул җитәкче вазифаларын башкарырга тиеш булмый. Бик рәнҗетә аны бу хәл. Язган хикәяләрен дә бастырырлык ышанычы калмый. 

Госпитальдә чакта ук, Ефремов «Ванька с красным винкелем» хикәясенең караламасын язган була. Ун елдан артык язма шул килеш ята. Анда концлагерьда барысы да Ванька Жуков дип йөрткән, чын фамилиясе Пташкин булган малайның тарихы тасвирлана. Унөч яше дә тулмаган малайны фашистлар кеше ашый торган этләреннән талаткан булган. Малай Бухенвальд, Дахау концлагерьларын үткән, Маутхаузенда әсирләргә качарга булышкан. Сергей Ефремов бу хикәяне шулай озак төгәлләми торган, язарга кулы бармаган. 
Эре шәһәрләрдә калырга ярамагач, Сергей Ефремов яшәү өчен зур булмаган шәһәр сайларга тиеш була. Шул рәвешле, 1949 елда Алабугага килә. Киҗе мамык эрләү-туку фабрикасына эшкә урнаша. Ефремов тиз арада үз хезмәттәшләре генә түгел, аралашырга туры килгәннәр арасында да хөрмәт яулый. 

Алабугада Сергей гаилә кора. Бердәнбер кызы Ирина биредә туган. Күп кенә алабугалылар кебек, алар бик тыйнак яшәгән. Баштарак танылган сәүдәгәр Гирбасовлардан калган бинаның икенче катындагы бәләкәй генә бүлмәдә көн күргәннәр. 

Аклану
1956 елда элекке хәрби әсирләрнең эшләре яңадан карала. Сергей Ефремов реабилитацияләнә, һәм аны беркем дә концлагерьда булган дип гаепли алмый инде. 
Сугыштагы батырлыкларын, фашистларга каршы көрәштә яралануын искә алып, Алабуга хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы административ хезмәт капитаны Леонов 1957 елның 27 июлендә Ефремовны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итә. 1958 елның 27 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумының 266/38 санлы Указы чыга. Ефремов гаиләсе фатир ала һәм Карл Маркс (хәзерге Казан урамы) һәм Гассар урамы чатындагы 14 йортка, киң фатирга күченә. Аларның бер күршесе Дан орденнарының тулы кавалеры, күренекле шәһәрдәшебез Рифкать Гайнуллин булганлыгы билгеле. Эш урынында да Ефремовны баш механик итеп куялар.

Сергей Ефремов — язучы
Акланганнан соң, Сергей Ефремовка әсәрләрен бастыру зур куаныч була. Беренче хикәяләре район газетасында басыла. (1960 елларда газета «Новая Кама» исеме белән чыга). 1961 елда, Татар китап нәшриятында, аз сан белән булса да, «Көмеш елгалар» китабы дөнья күрә. Ул вакытта 15 мең данә — нәшер ителә башлаучы язучы өчен яхшы тираж. 
1962 елда Ефремовның хикәяләре «Советская Татария» һәм «Комсомолец Татарии» газеталарында басыла. 1963 елда аны СССРның Язучылар Берлегенә алалар. Барлык китаплары да Казанда басылган. 1965 елда «Бухенвальд чыңы», 1967 елда — «Севастополь хикәяләре». Үзе исән чагында Сергей Иван улы беренче китабын гына күреп кала. "Бухенвальд чыңы«н ул фашистлар Германиясен җиңүнең 20 еллыгына багышлаган. 1965 елның 28 апрелендә китапны басарга кул куелган. Повестьне гаиләсе, туганнары аз санлы дуслары ала. 
Шунысы да бар, 1964 елда, Ефремов язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинга Алабугада Марина Цветаева соңгы көннәрен яшәгән йортны табарга булыша. Сергей Ефремовның соңгы китабы, ул үлгәннән соң, 50 мең данә тираж белән басыла.

Хушлашу
1965 елда шәһәр халкы Алабуга эрләү-туку фабрикасының баш механигы, язучы Сергей Ефремов белән хушлаша.

Фашист концлагерьларыннан да исән калган көчле иҗат кешесе кинәт кенә китеп бара: 30 майның 1 майга каршы төнендә 48 яшьлек язучының гомере фаҗигале төстә өзелгән. Җирле туган якны өйрәнүче һәм алабуга язучысы (язучы Рафаэль Мостафин аны шулай атаган) җәсәде шәһәрнең Петропавлов зиратында күмелгән.

Хәтердә
1970 елда Казанда Асия Гыйниятуллина (1917-2003) әзерләгән «Совет Татарстаны язучылары» библиографик белешмә басыла. Анда күрсәтелгән 209 язучы арасында Сергей Ефремов та бар.

2012 елның 26 гыйнварында КФУның Алабуга институты мөгаллиме Роза Әмир кызы Нотфуллина «Мәгариф һәм фән» конференциясендә язучының язмышы һәм эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тырышлыгы белән, 2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Севастополь хикәяләре» яңадан бастырылды. 

2017 елның февралендә Сергей Иван улы Ефремовның тууына 100 ел тулуга багышлап, шәһәрнең Үзәк китапханәсендә әдәби чара үтте, анда 2нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучылары катнашты. Оештыручылар язучыны күреп белгән Рида Михаил кызы Привалова һәм Роза Әмир кызы Нотфуллинаны да чакырганнар иде. Китапханәчеләр, биредә сакланып калган мәгълүматтан файдаланып, язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган китаплар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. 

Шул ук елның 8 маенда, үзе яшәгән йортта, Сергей Ефремов хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылды. 2020 елда, «Көмеш гасыр» китапханәсендә, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган кичәдә дә Сергей Ефремовны искә алдылар. 

Язучының Ванька Жуков кушаматы белән йөргән Пташкин фамилияле Ваня турында язган әсәрен укыганда, фашистларның ерткычлыгын үз күзләрең белән күргән кебек буласың, шуңа да фронт юлларын узган, әсирлектән азатлыкка чыккач та җәберлек күргән бу язучының исеме хәтердән китми. 

ФОТО: Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев