Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

«Без күргәнне күрергә язмасын» — ди Бөек Ватан сугышыннан исән әйләнеп кайткан Әхәт Габдрәшит улы Шәрипов.

Батырлар онытылмасын!

Кешеләр төрле уй-хыяллар, киләчәккә зур өметләр багълап яшәгәндә була бу хәл. Кызыл таң атып, бар табигатьне нурга төргән вакытта, бар җиһанга «сугыш башланган» дигән дәһшәтле хәбәр тарала. Шулвакыт иртәнең бар яме югала, моңсулык һәм шомы гына кала. Гаилә корып, балалар үстереп яшәүдән аерылып, яшь егетләр, абыйлар илебезне дошманнардан саклау өчен яу кырына юл ала. Балалар үз әтиләрен, абыйларын үлемгә алып киткәннәрен аңламый да кала. Кемнәрдер сөйгәннәре белән соңгы тапкыр саубуллаша, көтәргә вәгъдә бирә. Ышанычсыз өметләр, күпме чыңга ашмаган хыяллар... Өчпочмаклы хатлар көтә күңелләр, тик алары да сирәгәя. «Кайтам» дип вәгъдә биргәннәрдән кара хатлар килә башлый. «Барысы да Җиңү өчен!» лозунглары күбәя. Сугыш кырларыннан күпме кеше кайтмый кала. Никадәр кеше эзсез югала.


Әбиемнең сөйләгәннәре истә: «Сугыш беткән көн. Авылыбыз белән солдатларны каршы алабыз. Мин әле кечкенә. Әтиебезне көтәбез. Урам тулы кеше, өйләр дә үзебезчә бизәлгән, табигать тә шатлана бу Җиңүгә. Күршеләргә әтиләре кайтты. Әй, аларның күзләрендәге шатлык яшьләрен күрсәң! Тик... Безнең әти кайтмады... Әле һаман да бу авырлыкның ачысы бетми. Бик авыр булды.»

Күбесе туган нигезләренә әйләнеп кайта алмаган шул. Бәхет елмаеп, исән калучыларны тормыш авырлыклары көткән, никадәр сындырырга уйласа да, алар сынмаган. Шуларның берсе — бүген Алабуга шәһәрендә гомер итүче Шәрипов Әхәт Габдрәшит улы. Ул 1925 елның 20 июнендә Башкорт АССРның Тәтер-Арслан авылында дөньяга килгән. Бик тырыш, эшчән егет булып үсә ул. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша. 1943 елның 1 февралендә армия сафларына алына, 99 нчы укчылар полкында хезмәт итә.

Белоруссия һәм Украина фронтларында «Максим» станогында пулеметчы була. Үз күзләре белән фашистларның ерткычлыкларын күрә, үзен аямыйча көрәшә. «Киевне азат иткәннән соң, авыр контузия алдым, — ди ветеран, — госпитальдә нибары ике көн генә тордым. Сугышта мин ике тапкыр яраландым: беренче яралану — сул ботка, икенчесе — сул кулга.» Үзен курку белмәс, кыю, батыр сугышчы итеп күрсәтә ул.

Алынган яралардан соң, Әхәт Шәрипов 1944 елның 8 маенда өлкән сержант һәм командир вазифасында запаска җибәрелә. Бөек Җиңүне туган авылында каршы ала. Соңнан НКВДда оперативник булып эшли башлый. Әхәт Габдрәшит улы әйтүенчә, анда эш тыныч булган: «хулиганнар юк, ярлылар, барысы да фронтта». Ләкин ачлык аркасында, милиция эшен калдырырга мәҗбүр була.

1947 елда Әхәт Габдрәшит улы Таҗикстанга китә, анда күпмедер вакыт мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.

Алга таба Югары партия мәктәбен, университетның юридик факультетын тәмамлый. 1948-1950 елларда Сталинабад (хәзер Дүшанбе) шәһәренең юридик мәктәбендә укый, аннан соң прокуратура органнарына эшкә урнаша.


1952 елда туган ягы Башкортстанга әйләнеп кайта. Әхәт Шәриповка прокурор ярдәмчесе, милиция башлыгы, төзәтү колониясе башлыгы, юрисконсульт та булырга туры килә. Алабугага 1993 елда, пенсиягә чыккач күчә. Әхәт Габдрәшит улы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре, шулай ук күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бүген Әхәт абыйның улы Альберт, кызлары Нурия, Зилә һәм биш оныгы бар. Аларның кадер-хөрмәтендә яшәвенә бик шат ул. Язмыш ачысына бирешмәгән, сугыш афәте хәтереннән китмәсә дә, тормыш сукмагыннан кыю атлаган.

— Без күргәннәрне күрергә язмасын. Күкләребез тыныч, дөньябыз имин булсын берүк, — дип, безгә изге теләкләрен теләде Әхәт абый.
Еллар уза, җаннарга мәңгелеккә җәрәхәт калдырган еллар еракта кала. Батырлар кими, ә кемнәрдер әле дә гомере буе газиз кешеләренең кайтканнарын көтеп, өметләнеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев