Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ КӨНЕ

Бөек Ватан сугышы ветераны: Кирилл Тимряков

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан хәбәрчебез сугыш һәм хезмәт ветераны Кирилл Степан улы белән очрашты.

Аңа быел 98 яшь тула.
— Сугышка ничек китүегезне сөйләгез әле?
— Сугыш башланганда, миңа әле 15 яшь кенә иде, безне хәрби исәпкә керттеләр һәм өйрәтә башладылар. 1943 елның 27 июнендә мине башта Буага чакырып алдылар, аннан Горький шәһәренә җибәрделәр. Анда элемтәчегә өйрәттеләр. Шуннан соң Ленинград фронтына киттем, бөтен шәһәр җимерелгән иде. 1944 елның 10 июнендә 4нче сталин һөҗүме башланды. Мин гаять зур хәрби хәрәкәт шахиты булдым: «Катюша» канонадасы, артиллерия, танклар һәм җәяүле сугышчылар һөҗүме. Финляндия җирендә без 7-8 дивизия немецларны техника һәм кораллары белән бергә камап алдык, немецларның хәрби кораблен кулга төшерү иң зур уңыш булды. Андагы хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач, безнең частьне Прибалтикага күчерделәр.
— Җиңү турында ничек белдегез?
— Бу 8 майда булды, мин Латвиядә элемтәче буларак үз урынымда идем, телефон чыбыклары суздым. Безгә сугыш бетүе турында хәбәр алып килделәр. Ничек куануыбызны, кычкыруыбызны әйтеп бетерерлек түгел: сикердек, кычкырдык, кочаклаштык, баш киемнәрен һавага чөйдек, күзләрдә яшь иде — шатлык яшьләре.

Гаилә тарихыннан
Моның белән генә язма героебызның хезмәте бетмәгән әле. Әсирлеккә алынган һәм коралларын салган немецлар төркемен алар 1946 елга кадәр тоталар. Аннары Кирилл Тимряков моряк булып киткән, Соловкидагы уку үзәгенә җибәргәннәр. Төньяк флот штабында, немец трофее — «Печора» кораблендә писарь булып хезмәт итә, су асты көймәләре дивизиясендә беренче дәрәҗә старшина исемендә була. Үзенең кече ватанына Кирилл Степан улы 1950 елда гына әйләнеп кайта.

— Март ае, аяк асты юеш. Безнең авылдан район үзәгенә җиде чакрым, миңа военкоматка барырга кирәк. Кечкенәрәк елга аша үтәсе, бәләкәй күпер ышанычсыз иде, боз да эрегән, мин суга төшеп китеп чыландым. Каршыма таныш түгел бер кыз килә иде, күтәрмә аскан. Мин аңа сак булырга куштым да алга киттем, — дип искә ала ветеран.

Әлеге кыз, әти-әнисен югалткач, күрше авылдан тимер юл төзергә килгән булган, үзенең тутасында яши икән. Икенче тапкыр алар апрельдә кич йөргәндә очраша. Кыю сугышчы Софьяны озатып куя, ә бер атнадан алар өйләнешә.

Тимряковлар яратып һәм килешеп 61 ел бергә яши. Софья Степан кызы 2011 елда вафат. Шуннан бирле Кирилл Степан улы тормыш иптәшен сагынып яши.

Яңадан хезмәттә
1951 елда яшь гаиләдә кыз туа — Галина. Ата-ана йортында тыгыз була башлый, картайган әти-әнисе, абыйсының гаиләсе дә алар белән бер түбә астында торалар. Авылда сугыштан соңгы елларда тормышның кыенлыгы да этәргәндер инде — Кирилл Тимряков тагын хәрби хезмәткә китә. 1952 елда Мурманскига бара. Акчасы Мәскәүгә хәтле билет алырга гына җитә, ләкин бер очрак ярдәм итә: «Минем купега юл уңаенда бер хәрби кереп утырды, сөйләшеп киттек, Борис исемле бу кеше дә Төньяк флоттан булып чыкты, Полярныйга хезмәт итәргә бара. Алга таба юл өчен ул түләде, мин кайтарып бирергә вәгъдә иттем, диңгез кагыйдәсе буенча, әйттеңме — эшлә, бу инде канун», — ди Кирилл Степанович.

Килеп җитүгә, яшерен кыр почтасына писарь итеп билгеләнә. Аның урнашуы гына була, телеграмма килә: хатыны кызы белән бергә килүен язган. Сугыштан соң дүрт ел хезмәт иткән арада, Софья Степановна ире янына берничә тапкыр килә, соңрак инде ике бала белән.

1956 елда илнең партия һәм сәяси лидеры Никита Хрущев 1,2 миллион хәрбине Кораллы Көчләр сафыннан кыскартырга була. Алар арасына безнең язма герое да эләгә. Шул рәвешле аның өчен күмәк хуҗалык тормышы башлана.

Туган авыл муллыгы өчен
Гаилә туган авылга кайта. Үз йортлары турында уйларга кирәк була. Акчалары зур булмаган мунча сатып алырга җитә. Кысан бүлмәдә торалар, ризык аз, ләкин хатын һәм балалар турында гына түгел, авылны торгызуны кайгыртырга, колхоз төзергә кирәк. Кирилл Тимряков читтән торып авыл хуҗалыгы техникымын тәмамлый, хәрби хезмәттә алган булдыклыгы булыша.

— Колхозда мин кирәкле идем, рәис булышты — трактор бригадасына учетчы итеп куйды. Аннары бригаданы җитәкләдем, план үтәдек. Нәтиҗәдә уңыш ике тапкыр артты, терлекчелек тә ике мәртәбә үсте, — ди Кирилл Тимряков.

Кирилл Степан улын 10 тапкыр депутат итеп сайлыйлар, бригадир булганнан соң халык депутатларының авыл советы башкарма комитеты рәисе булган. Хезмәттә уңышлар, гаиләсе имин: Тимряковлар зур йорт сала, 1961 елда алар инде дүрт бала тәрбияли.

2012 елда Кирилл Тимряков Алабугага, уртанчы кызы Светлана гаиләсенә күченә, аңа биредә бик ошый. Хәзер аның биш оныгы (берсе хәрби хезмәттә) бар, оныкларының да сигез баласы бар.

Кирилл Тимряков сугыштагы батырлык өчен медаль, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән.

Фотода ирле-хатынлы Тимряковлар Кирилл һәм Софья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев