Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабуга волонтерлары тарихи йорт тирәсендә өмә үткәрде

Бу йорт мәдәни мирас корылмасы булып исәпләнә.

Санитар ике айлык барышында, шәһәрдәге гадәти булмаган объектлар да игътибарга алына, алар — тарихи йортлар. 

Алабугада 184 мәдәни мирас корылмасы исәпләнә, шуларның 160ы — төбәк дәрәҗәсендә әһәмиятле, бары да шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан.

Үткән көздә 11 объектны иреклеләр отрядына беркеттеләр. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуганың политехник көллияте, медицина училищесы волонтерлары, яшүсмерләр клубы мөгаллимнәре, яшьләр белән эшләүче белгечләр бар.

Тарихи биналарның күбесе торак йорт түгел, шуңа да отряд аларның торышын күзәтеп тора: җимерелү урыннары юкмы, әхлаксызлар кереп ояламаганмы.

Моннан тыш, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлеге тарафыннан социаль проект эшләнгән, ул «Тарихи Алабуга» дип атала. Аның асылын бүлекчә җитәкчесе Роман Епанешников ачып бирде:

− Бу 11 объект урыннарын төзекләндерүдән, чистартудан башка, тарихи белешмәле «Бина турында» стендлары урнаштырырга ниятлибез. Социаль акция һәм чаралар ярдәмендә, әлеге корылмалар территориясендә эшкуарлык фикерләрен тормышка ашыру өчен, эшмәкәрләр игътибарын җәлеп итәргә планлаштырабыз.

Мөгаен, әлеге проект чынга ашканнан соң, бу йортлар үз хуҗаларын яисә арендага алучыларны табар, алар яңача яшәп китәр. Моннан тыш, тарихи белешмәләрнең туристлар өчен файдалы булуы мөмкин — алар кабатланмас архитектура эзләрен саклаган биналарның бай тарихы белән таныша алыр.
Хәзергә иреклеләр отряды биредә тәртип саклый. Мәсәлән, апрельнең 12сендә узган чәршәмбе өмәсендә мәдәни мирас саналган 11 корылмадан 5 куб чүп-чар чыгарылган.

Шушы елның 1 гыйнварыннан 12 апрельгә кадәр иреклеләр 495 мәдәни мирас объектын карап чыккан, 3 тәртипсезлек очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев