Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада 43 видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак

Бүгенге көндә 185 камера урнаштырылган инде.

Быел камералар апрель-май айларында куелачак, аларны яр буе, причал, Галиәсгар Камал һәм «РайПО» урамнары, Меңьеллык, Казан, Төзүчеләр, Габдулла Тукай урамнары һәм Нефтьчеләр проспекты буенча автобус тукталышларында урнаштырачаклар. 

Вазоннар һәм чәчәк түтәлләре урнаштырылачак участокларга аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, камералар контроле астында Болгар урамындагы парк, Подмонастырка районындагы Чишмә һәм Шишкин буалары территориясе булачак.

Бүгенге көндә 185 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган инде, алар Алабуганың кеше иң күп йөри торган урыннарында, автомобиль юлларында һәм шәһәрнең һәм районның мөһим юл чатында бар.

Моңа кадәр без Алабугада капремонт программасы буенча 24 йорт төзекләндереләчәк дип язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев