Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада Җиңү көненә 2400гә якын бүләк тапшырылды

Өлкән яшьтәге ханымнар үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр, һәркемгә игелек һәм тынычлык теләделәр.

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарга, ветераннарның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш елы балаларына 2400гә якын бүләк тапшырылачак.

Бүләкләрне ветераннарга мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары китерде. Галина Натарченко һәм София Әхмәтҗанова шушы көннәрдә бүләкләрен алды. Сугыш елларында әле кечкенә бала булсалар да, ул вакытны алар күз яшьләре белән искә ала. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышевтан азык-төлек җыелмаларын 3 нче мәктәп укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Язилә Мотыйгуллина белән бергә тапшырдылар. Бүләкләр арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның җылы теләкләре һәм һәркем өчен мөһим булган сүзләре язылган хат та бар иде.

Өлкән яшьтәге ханымнар үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр, һәркемгә игелек һәм тынычлык теләделәр.

— Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның тол калган хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен ел саен котлыйбыз. Балалар бу чарада теләп катнаша, өлкән яшьтәге алабугалыларны котларга барырга атлыгып торалар, — ди Язилә Мотыйгулина.

Дөрестән дә, мәктәп укучылары, түземсезлек белән, елмаеп, бүләкләр тапшыру һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен, чираттагы ишеккә ашыкты.

— Бүләкләр тапшыруда катнашу мөмкинлеге булуына шатмын, чөнки мондый мизгелләрдә без бу легендар буын кешеләре белән күзгә-күз аралаша алабыз, — дип уртаклашты 7 нче сыйныф укучысы Марат Хәмитов.

Көтеп алынган Җиңү бәйрәменә күп калмады, шуңа күрә бүләкләрне тапшыру — зур бер бәйрәмнең кечкенә бер өлеше генә. Бу көн алдыннан зур әзерлек эшләре бара.

— Бәйрәмгә без алдан әзерләнәбез. Мәктәп укучылары һәм студентлар белән Җиңү көненә һәм махсус хәрби операция темасына багышланган очрашулар үткәрәбез. Шәһәрдә һәм районда обелисклар, Хәтер мәйданы һәм ветераннар җирләнгән урыннар тәртипкә китерелә. Быел без ике меңнән артык бүләк тапшырабыз. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка Бөек Ватан сугышында катнашучыларны сөендерергә мөмкинлек тапкан өчен зур рәхмәтемне белдерәм, — диде район ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов. Ул шулай ук ветераннар белән ел әйләнәсе эш алып барылуын, бу темага башка чараларның да багышлануын ассызыклады. Бүгеннән үк Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек башланды.

Искәртеп узабыз, бүген безнең районда сугышта катнашкан өч ветеран һәм Ленинград блокадасын кичергән бер кеше яши. Бәйрәм көнендә алар өчен махсус котлау әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев