Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ

Алабугада инвалидлар декадасы башланды

Ул декабрьнең унысына кадәр барачак.

Декабрьнең 3ендә без ел саен Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. 

Бу көнне дөнья буйлап, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итә торган мәдәни һәм спорт чаралары уза.
Инвалидлар ункөнлегендә, декабрьнең 1еннән 10ысына кадәр, алабугалыларны нинди чаралар көтә, «Астра» инвалид балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова шул хакта сөйләде. 

Ункөнлек барышында инвалидлар шәһәрнең музей-күргәзмә урыннарына бушлай барырга һәм шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге остаханәләрендә мастер-класслар карарга мөмкин булачак. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең барысында да махсус күңел ачу чаралары үткәреләчәк. «Иллюзион» кинотеатры һәм шәһәрнең спорт корылмалары фильмнар карарга һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнергә чакыра.
Белгеч табиблар мохтаҗларның өйләренә баруны оештырырга җыена, шәһәрдәге чәчтарашханәләр һәм мунчалар 30дан 50 процентка кадәр ташлама тәкъдим итә. 

Декабрьнең 1ендә барлык мәктәпләрдә Бердәм мәрхәмәтлек дәресе уздырылачак. 

Декабрьнең 2сеннән 9ына кадәр теләге булган һәр кеше «Үтемле мохит» дип аталган бөтенроссия чарасында (тоталь тест) катнаша ала. 

Көн саен 3-03-45 телефоны буенча «Кайнар элемтә» эшләячәк.

  • 1 һәм 2 декабрьдә сирәк коллекцияләр галереясендә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен интерактив программа булачак. Декабрьнең 2сендә сәгать 10нан 14.00гә кадәр Мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра. 
  • Декабрьнең 3ендә авыл клубларында хәйрия концертлары һәм осталык дәресләре үтәчәк.
  • Декабрьнең 4ендә — гадәттәге «табиб белән очрашу».
  • Декабрьнең 5ендә сәгать 15.00дә «УкупрПласт» базасында «түгәрәк өстәл» оештыралачак.
  • Декабрьнең 6сында «Иллюзион» кинотеатры бинасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге кабул итәчәк, бушлай юридик ярдәм оештырачак. 
  • Декабрьнең 7се һәм 8ендә җәмәгатьчелек һәм мәдәният учреждениеләре көче белән инвалид балалар өчен чаралар оештырыла. 
  • Декабрьнең 10ында Җиңел атлетика манежында инвалид спортчылар арасында спартакиада узачак.

Инвалидлар декадасы «Мәрхәмәтлелек марафоны» белән тәмамланачак, ул декабрьнең 9ында шәһәр Мәдәният сараенда булачак. Анда, гадәттә, хәйрия акцияләренә йомгак ясыйлар. 

Федераль реестрдан 25 ноябрьгә алынган мәгълүмат буенча, Алабуга районында инвалидлыгы булган 4525 кеше яши, шуларның 415е — балалар.

Галина Калашникова сөйләвенчә, «Астра» тернәкләндерү үзәге ел саен «Хыяллар чынга аша» чарасында катнаша. Быел балалар нәрсә сорый икән соң? 
— Президент чыршысына, дельфинарий һәм аквапаркка бару;
— уенчыклар;
— язу өстәле;
— автокресло;
— планшет;
— тиз йөрешле велосипед;
— микрофон-караоке;
— шулай ук тернәкләндерү чаралары, дару препаратлары һәм дәвалану.

— Без битараф калмаска, ярдәмгә мохтаҗ балаларга һәм олыларга булышу чараларында катнашырга чакырабыз. Бергәләп ярдәм итсәк кенә, бу дөньяны мәрхәмәтлерәк итә алабыз, — ди Галина Калашникова алабугалыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев