Алабугада Татарстанда беренче МХО музее ачылачак
Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.
Алабугада «Яшь Гвардия» нең җирле бүлеге тарафыннан «Вместе к Победе» хәрәкәте, «Буровик» ТОС 1, волонтерлар үзәге һәм «Кленовый» ТОС 14 белән берлектә Татарстанда беренче булган махсус хәрби операция музеен ачуга әзерлек бара. Ул махсус хәрби операциягә һәм анда һәлак булган герой-якташлар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган. Аларга аерым фотостенд багышлана.

Музейны ачу символик датага — 27 гыйнварга планлаштырылган. Ачылу көне Россиянең Хәрби дан көне — Ленинград камалашын өзү датасына багышлана. Музейның җитәкчесе һәм экскурсоводы Роман Епанешников булачак. Хәзерге вакытта музейда 50 экспонат исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев