Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабугада “RMA Pipeline Equipment” компаниясе заводы ачылды

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы резидентлары саны тагын бер компаниягә артты. Шушы көннәрдә "Алабуга"да "RMA Pipeline Equipment" немец компаниясе заводын ачу тантанасы үтте.

Бу - компания тарафыннан төзелгән иң эре завод, алай гына да түгел, ул Евросоюз илләре читендә ачылган заводларның беренчесе дә. Моңа кадәр компания заводлары бары тик Германия, Польша, Бөекбритания һәм Бахрейнда урнашкан булган.

Беренче мәртәбә Рәсәйдә ANSI-2500 класслы (ныклыкның иң югары классы) торбаүткәргеч арматурасы чыгарыла башлаячак. Әлеге продукция Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә куллану табар дип планлаштырыла. Предприятиедә магистраль торбаүткәргечләр өчен шарлы краннар җитештереләчәк. Яңа резидентның җитәкчеләре әйтүенчә, проект егәрлегенә чыккач, монда елына якынча 11 мең шарлы кран җитештерү күздә тотыла. Проектка игълан ителгән инвестицияләр күләме 1,7 миллиард сум тәшкил итә, предприятиедә 645 эш урыны булачак.

Заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Махсус икътисадый зоналар" җәмгыяте генераль директоры Вадим Третьяков, RMA компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах һәм аның атасы, компаниягә нигез салучы Зигфрид Труттенбах катнашты. Моннан тыш, завод җитештергән продукцияне потенциаль сатып алучылар: "Газпром", "Роснефть", "Лукойл", "Стройтрансгаз", "Новатэк" компанияләре вәкилләре дә бар иде.

Тантана алдыннан кунакларга әзер продукцияне күрсәттеләр. Президент цехларда булды, йортларга газ, су һәм җылыту керткән вакытта кулланыла торган арматура, контроль-үлчәү җиһазлары һәм махсус компонентлар җитештерә торган җиһазларны карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов күрелгәннәрдән канәгать калды һәм тантанага килүчеләр белән берьюлы дүрт телдә: рус, татар, инглиз һәм немец телләрендә исәнләште. Импортлы товарлардан баш тартырга мөмкинлек бирүче производствоның ачылуы бүгенге заман шартларында аеруча мөһим, дип ассызыклады тагын бер кат Президент.

− Мондый эш "Алабуга" махсус икътисадый зонасы белән бергә алып барылганлыктан, бу производствоны ачкан өчен икътисадый зона җитәкчелегенә һәм немец партнерларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Безгә ышаныч белдергән өчен инвесторларга да рәхмәт.

Президент әйтүенчә, заводның инде беренче заказлары да барлыкка килгән. "РМА Рус" Кара диңгез төбеннән узачак "Южный поток" газүткәргеч системасы төзелешендә катнашачак. Алманлалыр да үз чиратларында, "Алабуга" махсус икътисадый зонасында завод ачу мөмкинлеге биргән өчен үз рәхмәтләрен җиткерде. Германия вәкиллегенең даими вәкиле Вольфганг Тип әлеге вакыйганы илләр арасында икътисадый мөнәсәбәтләрнең үсешендә мөһим адым, дип атады. Шунысы да бар: Европа һәм Рәсәй арасындагы мөнәсәбәтләрнең бераз суынып китүе һәм кертелә барган санкцияләр дә заводны ачуга комачау итмәде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Рәсәйнең икътисади яктан аеруча нык алга киткән регионнарының берсе булып санала, республика предприятиеләренә, шул исәптән "Алабуга" МИЗына да зур күләмдә инвестицияләр кертелә.

RMA компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах сөйләгәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен, берничә урын каралган булган, әмма "Алабуга" МИЗ иң уңайлы шартлар тәкъдим иткән.

− Төзелешне узган елның март аенда башладык, бүген исә эшләргә әзер булган заводны ачабыз. Мондый дәрәҗәдәге проект өчен бу яхшы күрсәткеч. Шундый кыска вакыт эчендә эшне төгәлләргә ярдәм иткән профессиональ төзүчеләргә - генераль подрядчы "Стройинвест" фирмасына рәхмәтлебез.

Мактаулы кунак үзенең әтисе Зигфрид Труттенбах адресына карата да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Моннан 45 ел элек Зигфрид Труттенбах "RMA Pipeline Equipment" компаниясенә нигез салган.

− Әтиебезнең бүген дә безнең янәшәдә булуына мин аеруча шат, - дип уртаклашты Андреас Труттенбах.

Тантана ахырында кунаклар Рәсәйнең "Алабуга" махсус икътисадый зонасында җыелган беренче шарлы кранның штурвалын борып, заводны рәсми рәвештә ачып җибәрделәр.

Исегезгә төшерәбез: "Алабуга" МИЗда резидент сыйфатында 42 компания теркәлгән. Алар сәнәгатьнең төрле тармакларын тәкъдим итә. Шуларның тугызы эшли.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев