Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Быел Алабугада 8 күпфатирлы һәм 100дән артык шәхси йорт төзеләчәк

Быел Алабуганың кайсы районнарында һәм нинди күләмдә торак төзеләчәк? Бу турыда шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм 14 төзүче предприятие вәкиле катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Заманында Алабугада бер квадрат метр торак төзелмәгән вакытлар да бар иде. Хәзер исә вәзгыять бөтенләй башка: узган елда безнең шәһәрдә 65 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Быел да азрак булмаячак, дип вәгъдә итә төзүчеләр.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы торак төзелешенә аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, бүгенге көндә зона резиденты булган бер заводта 1600 кеше хезмәт куя, һәм шуларның нибары 620се генә алабугалы. Калганнарына торак эзләргә туры килә. Ә көзгә таба бу предприятие тагын шуның кадәр үк хезмәткәрне эшкә кабул итәргә җыена. Димәк, "кайда яшәргә" дигән сорау алар өчен аеруча әһәмиятле булачак. Үзләре өчен фатир булганын белгән хезмәткәрләр дә безнең якларга теләп киләчәк. Зонаның башка резидентлары турында да шуны ук әйтергә мөмкин.

Хәзерге вакытта "Лесная поляна" поселогы төзелә, "Сосновка" поселогында әзер йортлар сатыла. Торакка сорау артканын белгән инвесторлар районда барган төзелешләргә бик теләп кушыла.

Шул ук вакытта районда бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен җир кишәрлекләре бирү проекты да уңышлы гына эшли.

Хәзер безнең шәһәргә эшкә килгән кешегә фатирны арендага алып торырга туры килә, ә бу бик кыйммәткә төшә. Шуңы күрә төрле класслы торак төзү күздә тотыла: бу - гади фатир, арендага алынган торак, тулай торак.

Моннан тыш, Алабуга Татарстанның "Аренда торагы" программасын тормышка ашыруда катнашачак 3 шәһәрнең берсе итеп кабул ителде. Әлеге программа буенча төзелгән йортлардагы фатирлар сатылмаячак, ә төшемле бәядән озак вакытка файдалануга тапшырылачак, дип планлаштырыла. Алабугада бер һәм ике бүлмәле фатирларга сорау күп. Социаль ипотека программасы буенча фатир алучылар, ветераннар һәм яшь гаиләләр зур булмаган мәйданлы фатир алуны кулайрак күрә.

  • Проектларны булдырганда әлеге вәзгыятьне исәпкә алырга кирәк, - дип ассызыклады Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов.

Застройщикларның берсе төзелгән торакның бу күләме сатылырмы, дип икеләнү белдерде.

  • Сезнең сорау дөрес. Әмма резидентлар үз хезмәткәрләре өчен торакны арендага гына түгел, ә сатып та алырга ниятли, - дип җаваплады моңа каршы район башлыгы.
  • Мин дә фатирларның сатылачагына ышанам, - диде җирле предприятие директоры Наил Сәфәргалиев. - Узган елда Гассар урамында төзелгән йорттагы фатирлар кайнар өчпочмак кебек сатылып бетте. Хәзер без Алабуганың 6 нчы микрорайонында йортлар төзибез. Аларда бер квадрат метр якынча 32 мең сум торыр дип планлаштырыла.

Коммерциячел һәм социаль торак элеккечә 4/5 мәхәлләсендә төзеләчәк. Моннан тыш, инвесторлар Комсомол паркы территориясендә күпфатирлы йортлар төзелешен башлап җибәрергә планлаштыра.

Ринат Әмирханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев