Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Сулар һавабыз иркен булса да, кислород җитештерәбез

Бу атнада "Алабуга" МИЗы җирлегендә урнашкан резидентларның берсе - "Эр-Ликид" кислород һәм азот җитештерәчәк яңа заводны сафка бастырды.

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти, Үзәк һәм Төньяк Европадагы "Эр-Ликид" компанияләре группасы вице-президенты Ги Сальцгебер, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Иң соңгы техник стандартлар буенча төзелгән яңа завод тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм азот җитештерәчәк. Бу исә региондагы сәнәгый кулланучыларның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк.

Заводны ачу тантанасында чыгыш ясап, ТР премьер-министры И.Халиков болай диде:

-Мондый заводларның "Алабуга" МИЗында барлыкка килүе җирлеккә башка резидентларны да тартачак. Бүген үк инде безнең икътисадый зонада җәлеп ителгән инвестицияләр 1 миллиард сум чиген узып китте. Жан де Глиниасти әфәнде исә үткәннәргә әйләнеп кайтып, моннан өч ел элек, дөньяви финанс кризисы бөтен өлкәне чорнап алган мәлдә, Франциянең Россиядәге илчелегендә "Эр-Ликид" компанияләре группасы вәкилләренә "Алабуга" МИЗы резиденты таныклыгы тапшырылуын искә алды. Аның әйтүенчә, "Алабуга" Россиядә иң уңышлы зоналарның берсе. Яңа заводның монда ачылып эшли башлавы - Франция белән Татарстан арасындагы уңышлы хезмәттәшлекнең якты мисалы.

"Алабуга" МИЗында сафка баскан завод "Эр-Ликид"ның Россиядәге алтынчы заводы. Аны төзү өчен кертелгән инвестиция күләме 35 миллион евро тәшкил итә. Заводның беренче чираты 2010 елда эшли башлап, тәүлегенә 40 тонна сыек кислород җитештерә иде. Ул үз продукциясен торбалар буйлап җибәреп, шушы ук мәйданчыкта урнашкан икенче бер резидент - "Стекловолокно" ҖЧҖен тәэмин итте.

-Кислород - пыяласүсне эретү өчен төп энергия ресурсы санала, шул рәвешле ул безнең энергия чыгымнарын да шактый киметә һәм, табигый ки, бу безне көндәшлеккә сәләтлерәк, көчлерәк итә. Заводның эшли башлавы нәтиҗәсендә кислород тагын да очсызрак булачак һәм безнең чыгымнар тагын да кими төшәчәк,- ди "Стекловолокно"ның генераль директоры Эльвир Саттаров.

Әлбәттә, заводның икенче чираты эшли башлау нәтиҗәсендә регионның кислородка ихтыяҗы тулырак канәгатьләндереләчәк. Алай гына да түгел, "Эр-Ликид" җитештергән продукция Татарстаннан тыш Башкортстан һәм Удмуртиягә дә җибәреләчәк. Промышленность ихтыяҗларыннан тыш, кислород Татарстанның медицина учреждениеләренә дә тәкъдим ителәчәк, диде "Эр-Ликид" компанияләре группасы вице-президенты Ги Сальцгебер һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә проектларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде: "Алар бизнес өчен уңайлы климат булдыруда зур көч куйды", - диде ул.

Заводны ачу тантанасы ахырында кунаклар кислородлы цистернада култамгаларын калдырды. ТР премьер-министры И. Халиков анда: "Хәерле юл!" дип язды.

Гөлшат Солтанова

К.Габиди

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев