Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД ҺӘМ СӘНӘГАТЬ

Алабугада 60 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла

Бүгенге көндә планлаштырылган торак күләменең 35 мең квадрат метры төзелгән.

Бу планның 58 процентын тәшкил итә.

Бу хакта төзелеш тармагы мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры вазифаларын башкаручы Рәшид Табаев хәбәр итте. Күрсәтелгән күләмгә шәхси торак (32 116 квадрат метр), шулай ук күп фатирлы йортлар (2 705 квадрат метр) керә.

Хәзерге вакытта «Южный парк» комплекслы торак төзелешенең контроль-үткәрү пункты төзелеше төгәлләнеп килә, бинаның фасадында кондиционерларга рәшәткәләр куела. 4-5 микрорайонда булачак күпкатлы йортның нигезе, тышкы һәм эчке стеналары торгызылган, «Жемчужина» торак комплексының 4 катлы торак йортында цоколь каты төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев