Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ИКЪТИСАД

1 октябрьдә Алабуга муниципаль районы башлыгы грантын алуга гаризалар кабул итү башланды

Киңәшмә-семинарда район башлыгыннан кем һәм нинди максатларга 500 000 сум алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Алабуга бизнес вәкилләре «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә семинар формасында узган киңәшмәгә җыелды. Бу чараны Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты икътисадчылары оештырды. Фикер алышуның төп темасы — район башлыгыннан грантлар бирү программасы булды. Бу грантлар Алабугадагы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен каралган. Безнең корреспондент АМР башлыгы гранты турында тулырак мәгълүматны белү өчен АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Наталья Петрова белән очрашты.

Гариза бирүче нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

Наталья Петрова: бизнес теркәлгән булырга, Алабуга районы территориясендә эшләргә, АМР бюджетына салымнар түләнергә, бурычлар булмаска тиеш.

Грант нинди шартларда бирелергә мөмкин?

Наталья Петрова: эшмәкәрнең проектка керткән өлеше аның гомуми бәясеннән ким дигәндә 50 процент тәшкил итәргә тиеш. Проект ярдәмендә ким дигәндә 1 эш урыны булдыру зарур. Ә үзмәшгульләр өчен — 50 мең сумнан да ким булмаган салым түләү мәҗбүри.

Гаризалар нинди критерийлар буенча бәяләнәчәк?

Наталья Петрова: мөрәҗәгать итүченең финанслашу суммасы, булдырыла торган эш урыннары саны мөһим. Шәһәрнең тарихи өлешендә яисә парклар һәм скверлар территориясендә гамәлгә ашырылучы проектлар өстенлек итә.

АМР икътисад хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда башлык грантын алуга Алабуга муниципаль районы эшкуарларыннан һәм предприятиеләреннән 24 гариза килгән. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәсендә 12 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 250 мең сум күләмендә грант алды. Алабуга муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына грант ярдәменең гомуми суммасы 3 миллион сум тәшкил итте.

Наталья Петрова аңлатканча, Алабуга районында грант ярдәмен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 5 яңа кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булдырылган. Эшмәкәрләр тарафыннан проектларны уртак финанслау 27 миллион сумнан артык тәшкил иткән, ә проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә эшмәкәрләр тарафыннан 23 эш урыны булдырылган.

Башлык грантын нинди максатларда алырга мөмкин булуы турында тулырак мәгълүматны http://городелабуга. рф/ Алабуга муниципаль районы сайтында «Икътисад һәм эшмәкәрлек» бүлекчәсендә табарга мөмкин.

Гаризалар 2025 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 12 йорт, 5 кат, 516 кабинет.

Белешмәләр өчен телефон: 4-48-97.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев