Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ИКЪТИСАД

Алабуга кече шәһәрләрнең беренче бизнес-форумын кабул итәргә әзерләнә

Әйдәп баручы экспертлар, муниципалитетлар җитәкчелеге, эшмәкәрләр һәм яшьләр Алабуга районында гына түгел, ә бөтен республикада кече һәм урта бизнесны үстерүгә яңа этәргеч бирү өчен берләшәчәкләр.

5-6 декабрьдә Татарстанда беренче тапкыр ТР #Алабуга кече шәһәрләренең масштаблы бизнес-форумы булачак. Чара «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак һәм регионда тере бизнес-экосистема булдыру өчен мәйданчыкка әвереләчәк. Анда 200гә якын эшмәкәр катнашыр дип көтелә.

АМР Советының кече залында оештыручылар бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр, анда территория үсешенең иң мөһим мәсьәләләренә кагылдылар. Ул хакимият һәм бизнес диалогы, туризм, кадрлар белән эшләү, инновацияләр буенча дискуссия сессияләрен, шулай ук чакырылган спикерларның чыгышларын, «Алабуга» махсус икътисади зонасына экскурсия һәм башкаларны үз эченә алачак.

АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева ассызыклаганча, Алабуганы мондый проект өчен мәйданчык итеп сайлау перспективалы. Чөнки Алабуга районы күп гасырлык тарихи-мәдәни мирас һәм бай табигый мохит, шулай ук куәтле сәнәгать кластеры белән янәшә торуы белән уникаль.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләр ярдәменнән башка шәһәргә күп санлы туристларны җәлеп итеп, аларны берничә көнгә калырга теләрлек дәрәҗәдә кызыклы итү мөмкин түгел.

— Бүген Алабугада төрле предприятиеләрдә эшләүче кешеләр күп яши, бирегә бик күп туристлар килә. Һәм аларның тормышы һәм вакыт үткәрүе уңайлы булсын өчен, без инфраструктура өстендә эшләргә тиеш. Бизнес-форум — ул яңа проект, ул озак еллар Татарстан һәм башка регионнар файдасына эшләячәк дип өметләнәбез. Анда катнашучылар Алабуганың потенциалын шәхсән бәяли һәм үз эшләрен нәкъ менә монда үстерә башлаячак, — диде Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты, форум җитәкчесе Ландыш Шәрифуллина.

Партнерлар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Лилия Фәйзрахманова безнең шәһәрдә бер генә тапкыр булган:

— Бүген шәһәр җитәкчелеге, музей-ядкарьлек, эшмәкәрләр белән нәтиҗәле очрашу булды. Бу юлы мин Алабуганы бөтенләй икенче яктан күрдем. Аның бизнесны үстерү, гаилә белән ял итү үзәгенә әверелдерү өчен искиткеч мөмкинлекләре бар. Боларның барысын да күреп, Татарстан эшмәкәрләре дә монда эшләр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев