Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Алабуганың тарихи өлешен үстерүгә республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк

Бу суммага 20 миллион сумны муниципалитет та өстәячәк.

Шәһәребезнең тарихи өлешендә яңа фигура — фонарьчы барлыкка килде. Ул Казан һәм Спас урамнары киселешендә фонарьларны «күзәтә».

Фонарьчы сыны шәһәрнең туристик кодын үстерү проекты кысаларында урнаштырылды, әлеге проект быел Алабугада ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Шулай ук аның кысаларында мәдәни мирас объектлары, Иван Шишкин, кавалерист-кыз Надежда Дурова, Марина Цветаева һәйкәлләре, Покров, Спас һәм Никольский соборлары, шулай ук КФУның Алабуга институтының төп бинасы өстәмә яктыртылды.

Шулай ук бердәм стильдә эшләнгән 189 яңа адрес тактасы урнаштырыла, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка киләчәк.

Боларның барысы да Алабуганы шәһәрлеләр өчен дә, туристлар өчен дә тагын да уңайлырак һәм матуррак итү максатында эшләнә.

Әйтергә кирәк, быел шәһәрнең тарихи өлешен үстерү өчен шактый күп эшләр башкарылды. Бу территориягә район җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар бирелә.

Иң мөһим эшләрнең берсе — Тугаров урамында су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру булды. Бу шәһәрнең түбән өлешен су белән тәэмин итүне җайга салу өчен гамәлгә ашырылачак масштаблы эшләрнең бер өлеше. Ул «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасының Алабуга шәһәрендә су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү буенча инвестицияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Өч еллык модернизация планын тормышка ашыруга быел май аенда керештеләр. План хуҗалык эшләре һәм эчү өчен билгеләнгән суны арттыруны һәм боҗралы магистраль торба үткәргечләрне алыштыруны үз эченә ала, бу исә суның сыйфатын яхшыртуга һәм аның белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тотрыклы тәэмин итүгә китерәчәк. Барлыгы 110-530 миллиметр диаметрлы 7,5 км торба үткәргечләрне алыштыру һәм төзү ниятләнә.

Суүткәргечләр башка урамнарда да алыштырылачак. Барлык төп магистральләр тәртипкә китерелергә тиеш, чөнки Алабуганың түбән өлешендә челтәрләрнең тузганлыгы инде 85-90 процент тәшкил итә.

Шишкин буаларын реконструкцияләү шулай ук мөһим вакыйгаларның берсе булды. Проект мелиорация эшләре белән башланып китте, чөнки җир асты сулары биеклеген киметү кирәк булды. Территориядә ике яңа буа барлыкка килде, махсус төзелгән дренаж системасы битләүләрдәге чишмәләргә шушы буаларга төшәргә мөмкинлек бирә.

Аннары эш берничә юнәлештә дәвам итте — эшчеләр памп-трек ясады, тротуарлар җәйделәр, газон чәчтеләр һәм автомат су сибү җайланмалары урнаштырдылар. Көз көне агач һәм куаклар утыртуга керештеләр. Моннан тыш, Шишкин буаларында яңа фотозона, Ушков плиткасы имитациясе, яктырту, кече архитектура формалары һәм балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Үзгәрешләр Александр бакчасына да кагылды — иске койма һәм капка урынына анда чүкеп ясалган матур капкалар һәм койма барлыкка килде, ә янәшәдә, Казан урамында, яңа фонарьлар урнаштырылды. Якында гына модульле санузеллар куелды. Шәһәрнең түбән өлешендә алар барлыгы дүртәү булачак, Александр бакчасыннан тыш, Марина Цветаева мемориалы районында һәм Казан урамында урнаштырылачаклар. Бу һәрвакыт кеше күп йөргән урыннар, туристлык маршрутлары да шуннан үтә.

Барлык яңа бәдрәфләр бер тарихи стильдә башкарылачак, аларда аерым септиклар булачак, җылыту һәм су кертеләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар күзгә ташланып тормый һәм җирле халыкка уңайсызлык китермәячәк.

Болар, әлбәттә, башкарылган эшләрнең барысы да түгел, бер өлеше генә. Киләсе елга да планнар шактый. Республика бюджетыннан шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерүгә 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, бу суммага 20 миллион сумны муниципалитет та өстәячәк. Бу акчага урам-юл челтәрен һәм җәяүлеләр тротуарларын ремонтлау, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре үткәреләчәк. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Маргарита Вәлитова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта проект документациясен әзерләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев