Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Быел Алабуга һәм Алабуга районында «Татнефть» компаниясе ярдәме белән 17 проект гамәлгә ашырылды

Аларның барысы да безнең районны үстерүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында ишегалларында балалар мәйданчыкларын урнаштыру, ТР спорт федерацияләренә ярдәм итү, мәдәният учреждениеләрен капиталь ремонтлау, чишмәләрне төзекләндерү, химия, физика, информатика һәм биология кабинетларын ремонтлау һәм җиһазландыру һәм башка эшләр башкарылды. Муниципалитет белән берлектә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең шәһәр тарихы музеенда, Алабуга балалар йортында һәм 10 нчы күп профильле лицейда масштаблы төзекләндерү эшләре үткәрелде, алабугалылар яратып йөри торган «Городищенский» һәм «Святой ключ» чишмәләре үзгәртеп корылды, 8 нче мәктәптә яңа информатика кабинеты барлыкка килде, картодром яңартылды, район авылларында спорт белән шөгыльләнү һәм балалар уеннары өчен мәйданчыклар урнаштырылды. Шулай ук компания «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проектын хуплады.

Тормышка ашырылган күп кенә проектлар компаниядә иң яхшылар рәтенә керә. Әйтик, быел реконструкцияләнгән «Городищенский» чишмәсе «Татнефть» нең «Чишмәләрне саклап калу һәм су сыйфатын яхшырту» конкурсында җиңүчеләр өчлегенә кергән. Әлеге чишмә Кама буе нефтьчеләре үз карамагына алган беренче чыганакларның берсе. Аны төзекләндерүгә муниципалитет та зур өлеш керткән, ә үзгәртеп кору эшләренең төп өлеше «Татнефть» гранты акчасына башкарылган. Быел чишмәгә асфальт юл салынды, баскычлар яңартылды, төшү һәм менү урыннары төзекләндерелде, эскәмияләр һәм кечкенә беседка куелды. Барлык эшләре тәмамланганнан соң, «Прикамнефть» хезмәткәрләре чишмә янындагы территориягә агачлар утыртты.

Нефтьчеләр Алабугада җәй буе барган «Мәдәни мохит» проектын да хуплады. Һәр шимбә саен «Гуляй-парк»та һәм «Йорт янындагы бакча» скверында концертлар һәм күңел ачу чаралары узды. Бу вакыт эчендә аларны 10 меңнән артык шәһәр кешесе караган. Алабугалылар алдында профессиональ артистлар да, урам музыкантлары да чыгыш ясады.

Ә район авылларында яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде.

Поспеловода грантлар ярдәмендә спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелде, алар быел сентябрьдә файдалануга тапшырылды. Төзүчеләр аларда асфальт нигез өстенә резина өслек салган, тротуарлар булдырганнар, заманча уен комплекслары, таганнар, балансирлар һәм спорт тренажерлары урнаштырганнар. Объект мәктәп һәм яңа балалар бакчасына якын, шуңа күрә педагоглар биредә физкультура дәресләре, төрле спорт чаралары үткәрә ала.

Быел Танайкада да искиткеч парк барлыкка килде. Анда балалар һәм өлкәннәр ял итеп кенә калмыйча, яңа күп функцияле спорт мәйданчыгында спорт белән дә шөгыльләнә алачак. Аның үзенчәлеге — универсаль булуында, җәй көне анда баскетбол, футбол һәм волейбол уйнарга, ә кышын — хоккей өчен шугалак ясарга мөмкин булачак. Димәк, авыл халкы бирегә ел әйләнәсендә килә һәм вакытны файда белән уздыра ала.

— Нефтьчеләр һәрвакыт Алабуганы үстерүгә үз өлешләрен кертеп килде, һәм без моны эшләүне дәвам итәчәкбез. 144 миллионлык грант — безнең социаль инвестицияләрнең бер өлеше генә. Кама аръягы өчен гамәлгә ашырыла торган башка масштаблы проектлар һәм программалар бар. Яңа елны бәйрәм итү алдыннан компания ел саен шәһәр киңлекләрен бизәүдә катнаша. Быел да бу традицияне дәвам итәчәкбез — паркларда яңа инсталляцияләр барлыкка киләчәк, «Кыш Бабай резиденциясе» эшли башлаячак. Алабугадагы «Татнефть» предприятиеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре үз инициативалары белән «Теләкләр чыршысы» акциясен оештырды. Җыелган акчага Алабуга балалар йорты һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләре Яңа елга алырга теләгән бүләкләр сатып алыначак. Моннан тыш, бу учреждениеләргә компаниядән яңа ел бүләкләре китерелде. Бу традиция инде күп еллар дәвам итә, ‒ дип уртаклашты «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Игорь Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев