Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Фәрит Мөхәммәтшин “Алабуга” махсус икътисади зонасында киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар катнашты

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Алабуга" махсус икътисади зонасында киңәшмә үткәрде, анда производствоны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Ришат Әбубакиров, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Когогина, РФ Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигый байлыклардан файдалану комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов һәм РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган башка депутатлар, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм ТР башкарма хакимиятнең башка вәкилләре катнашты.
"Алабуга" МИЗ сәнәгать мәйданчыгы" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кунакларга "Алабуга"ны тәкъдим итте. Хәзер РФ һәм ТР бюджетлары белән МИЗга 15 млрд. сум инвестиция кертелгән. "Алабуга" Россиянең махсус икътисади зоналары арасында аерым урын алып тора: Россия махсус икътисади зоналары җитештергән продукциянең 71 проценты һәм салымның 62 проценты аңа туры килә.
"Без беренче булдык. Россиядә икътисади зоналар турында сүз дә юк иде, ә без Алабуга районы территориясендә Ирекле икътисади зона булдырдык", - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
"Чыннан да, Алабуга районы Калуга өлкәсе белән көндәшлек итә, резидентларның инвестицияләре 3 млрд. доллар тәшкил итә, 1 млрд. доллар эшкә кертелгән. Дәүләт Думасы депутатларына рәхмәт, резидентларның инвестицияләре 3 млн. еврога кадәр киметелгән, бу "Алабуга"ны тагын да җәлеп итүчән итә", - диде Тимур Шаһивәлиев.
Шул ук вакытта резидентларның төп өлеше - алар зур акчалы бик эре компанияләр. Гамәлдәге салым преференцияләре алар өчен файдалы.
Аннары кунаклар сораулар бирде. Аларны МИЗ предприятиеләрендәге уртача хезмәт хакы кызыксындырды ("20 мең сум", - диде Шаһивәлиев), "Белая дача" "Майский" җәмгыяте кулланучыларын үзенә җәлеп итмәсме ("Белая дача" чималы Испаниядә генә үсә, алар безнең җитештерүчеләрнең кулланучыларын алмаячак", - диде Шаһивәлиев). Кадрлар сәясәте турындагы сорауга, бу проблема катгый контрольгә алынды, проект һәм төзелеш эшләре вакытында резидентларның кадрлар белән шөгыльләнергә вакыты юк дип белдерде. Шуңа күрә республиканың уку йортлары белән резидентлар өчен кадрлар әзерләү буенча килешү төзелде. Әлфия Когогина сөйләвенчә, хәзер Дәүләт Думасының тармак комитеты уку йортларына заказлар буенча профессиональ стандартларны формалаштыруны тәмамлаган.
Тимур Шаһивәлиев Дәүләт Думасы депутатларына берничә актуаль мәсьәләне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мисал өчен, бухгалтер хисабы формасын үзгәртергә, чөнки баланска алынган инфраструктура объектлары амортизациясе чыгымлы, шул ук вакытта салымнар буенча "Алабуга" МИЗ сәнәгать мәйданчыгы" зур табыш кертә. Моннан тыш, резидентлар энергетика буенса ГОСТка зарлана, диде ул. РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов бу мәсьәләләрне хат рәвешендә рәсмиләштерүне йөкләде.

Аннары Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов сүз алды.
"Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре тарафыннан 2020 елда тулай продуктта кече эшмәкәрлек өлешен ике тапкыр аттыру йөкләнде. Мондый мәсьәләне тамырдан үзгәртә торган чаралар кабул итмичә хәл итү бик катлаулы. Кече һәм урта эшмәкәрлек проблемасы Россиянең башка төбәкләренә һәм муниципалитетларына да хас, аны федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хәл итү зарур", - диде ул.

Алабуга районы башлыгы сүзләренә караганда, зоналар классификациясе буенча яңа типны билгеләүгә ихтыяҗ туды - комплекслы махсус икътисади зоналар, алар төрле тармак, төбәк һәм муниципаль үзенчәлекләрне берләштерү мөмкинлеге бирә.
Геннадий Емельянов шундый зона резидентларына ташламалар бирү шартларын санап чыккач, депутатларга "Россия Федерацияссендә махсус икътисади зоналар турындагы" РФ законына үзгәрешләр кертү һәм "Комплекслы махсус икътисади зоналар" пунктын тулыландыруны сорап мөрәҗәгать итте. Алабуга хакимияте бу тәкъдим буенча тиешле ведомстволарга хат әзерләгән. Олег Морозов белән Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә итте.
Аннары кунаклар Төркиянең "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ компаниясе заводы төзелеше барышы һәм "Форд Соллерс Елабуга" ҖЧҖ гамәлдәге предприятиесе белән танышты.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев