Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Гаилә утарлары

Алабуга районында гаилә фермаларын үстерү буенча яңа проект эшләнә.

Шәһәр өчен генә түгел, республика өчен дә яңа булган әлеге проект кысаларында берьюлы җиде программа: «Гаилә фермасы», «Башлап җибәрүче фермер», «Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне ташламалы кредитлау», «Авылның социаль үсеше», «Лизинг-грант» һәм «50х50» тормышка ашырылачак. Алабуга хакимияте ТРның Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән берлектә бу проектны Мәскәүдә яклаган.

Утарлар 50 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән биш югары технологияле гаилә сөт фермасын берләштерәчәк. Һәр ферманың якынча 30 гектар җире булыр дип планлаштырыла. Бу мәйданда фермер йорты, хуҗалык корылмалары, ферма, теплица һәм көтүлек җирләре урнашачак. Утар белән бер управляющий идарә итәчәк. Ул, үз чиратында, документлар һәм продукцияне сату өчен шартлар тудыру белән шөгыльләнәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов сүзләре буенча, депутатларның якындагы сессиясендә муниципаль программа каралачак. Аның буенча мөгезле эре терлек сатып алу чыгымнарының өчтән бер өлешен федераль бюджет, тагын өчтән берен - җирле бюджет, калган өчтән берен - фермер үзе каплаячак. Алга таба фермер чыгымнарының сигез процентын «Россельхозбанк» аша кире кайтару мөмкинлеге дә каралган.

Беренче утар Колосовка янында урнашыр дип көтелә. Аның өчен 165 гектар җир сайланган. «Без бер территориядә җиде программаны берләштерергә уйладык. «Гаилә утары» проектының уникальлеге дә әнә шунда. Бер генә фермер да мөстәкыйль рәвештә бу программаларда берьюлы катнаша алмый», - дип сөйләде Илмир Камалетдинов.

Утар өчен юллар һәм инженерлык челтәрләре федераль программа буенча булдырылып, йортлар «Авылның социаль үсеше» федераль максатчан программасы һәм муниципалитет ярдәме белән төзеләчәк. Җиһаз һәм техника «Лизинг-грант», «50х50» һәм «Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен льготалы кредитлау» республика программалары буенча сатып алыначак.

«Фермер керткән һәр ике сумга федераль, республика һәм муниципаль казнадан сигез сум биреләчәк», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе үзенең чыгышында.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы идарәсендә әлеге проектта катнашырга теләүчеләрдән сигез гариза алынган. Программада катнашучы өчен берникадәр чикләүләр дә бар: сигез ел дәвамында ул фермасын сата яки бүләк итә алмый. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, фермер үз өлешен башкаларга калдыра алачак. Шулай итеп, әлеге территориядәге ферма, кеше факторына карамастан, беркайчан да үз эшчәнлеген туктатмаячак.

Бүгенге көндә Алабуга районы территориясендә 28 гаилә фермасы эшли. Тагын 14 алабугалы гаилә фермасы булдыру теләген белдергән.

Ф.Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: