Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Кайсы капкач яхшырак?

"Алабуга УкупрПласт" - гомумрәсәй сукырлар җәмгыятенең алдынгы предприятиеләренең берсе һәм капкачлар җитештерү буенча ул Рәсәй базарында лидерлар арасында.

"Безнең төп максатыбыз: күрү буенча инвалидларны эш белән тәэмин итү, лаеклы тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлекләр тудыру, социаль реабилитация үткәрү. Бүгенге көндә предприятиедә барлыгы 510 кеше эшли, шуларның 268е - инвалид. Предприятиедә капкач, пластмасс эшләнмәләр, резин-техник продукция һәм "ЗАСС Алабуга" өчен комплектлаучы җиһазлар чыгарыла", - ди Николай Базаров. Предприятиедә өйдә эшләү участогы булдырылган. Биредә Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Минзәлә һәм Менделеевск шәһәрләреннән йөздән артык кеше эшли.

Узган елда без беренче тапкыр намуссыз конкуренция белән очраштык, дип дәвам итте Н.Базаров. Чиләбенең "Урал СКО" җитештерүчесе, "Алабуга капкачлары" исемле танылган бренд астында түбән сыйфатлы капкачларны сатуга чыгарган. Алабугадан бер гаилә Чиләбедә "Алабуга капкачалары" ҖЧҖ оештырган, түбән сыйфатлы чималны да алар шунда сатып ала һәм әзер продукцияне 30-40 процентка очсызрак итеп сата. Сатып алучылар капкачларның сыйфатына зарлана, ялган капкачларны япканда зыян күрүчеләр дә булган. Кулланучыларның икедән өче "Урал СКО" капкачларын Алабуганыкы дип белә. Әлбәттә, болар барысы да предприятие абруена зур зыян китерә. Капкач сатып алганда, аның кайда җитештерелгәнен карап алырга кирәк. Чиләбе шәһәрендә җитештерелгән капкач, Алабуга исеме белән чыкса да, безнең шәһәргә һич катнашы юк. "Нәтиҗәдә, җитештерү һәм сату 2010 ел белән чагыштырганда 19 процентка кимеде. Шулай да, 2011 елда предприятиене техник яктан үзгәртү һәм аның көндәшлеккә каршы тора алуын арттыру өчен күп көч куелды", - диде җитәкче.

Узган елда предприятие 30 метрлы киптерү миче сатып алган һәм аны урнаштырган, калай линиясендәге киптерү миче 18 метрлыга алыштырылган, массаж щеткалары җитештерә торган участокта реконструкция үткәрелгән, калай саклау өчен 460 квадрат метрлы яңа склад һәм төяү-бушату тамбуры төзелгән.

"Алабуга УкупрПласт" предприятиесе Милли сәүдә ассоциациясе үткәргән гомумрәсәй бәйгенең "Капкач һәм пластмасс эшләнмәләр җитештерүдә Рәсәй базары лидеры" номинациясендә "Ел товары - 2011" милли премиясе белән бүләкләнде", - диде Николай Базаров.

2012 елда предприятие 472 миллион 500 мең сумлык продукция җитештерергә планлаштыра. "Алабуга капкач һәм пластмасс эшләнмәләре" предприятиесе быел шулай ук эре сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан базарында сәүдәне киңәйтергә, берничә инвестицион проектны тормышка ашырырга, яңа эш урыннары булдырырга ниятли.

Ф.Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев