Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Салым түләмәүчеләргә көн бетә...

Кичә шәһәр-район хакимияте бинасында район башлыгы Геннадий Емельянов катнашында ябык киңәшмә узды.

Монда быелның алты аенда физик затлар кеременә салым җыю буенча план үтәлеше мәсьәләсе тикшерелде. Аның эшендә башкарма комитетлар һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләре, палата рәисләре катнашты.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова сүзләренә караганда, район бюджетына 343 миллион сум салым акчасы кергән, бу расланган еллык планның 48 процентын тәшкил итә. Барлык төр керемнәр буенча план үтәлеше билгеләнгәннән югарырак булса, физик затлар кеременә салым буенча төп күрсәткечләр 44 проценттан артмый. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 6 процентка кимрәк.

-Безнең мәгълүматлар буенча барлык бюджетларга 33 миллион сум, ә җирле бюджетка 20 миллион сум акча кереп җитмәгән. Республика күрсәткечләреннән артта калу сәбәпле, социаль әһәмиятле чыгымнарга рөхсәт бирелми, ягъни тендерлар, конкурсларга юл ябыла дигән сүз. Әлеге вәзгыять нәтиҗәсендә музыка мәктәбен ремонтлый башларга һәм Шишкин буалары территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә мөмкин булмаячак, диде Э.Садыйкова.

Салым түләмәүче оешмаларның исемлеге дә аталды. Алар: "Промснабсервис", "Мегасервис", "Фортуна", "Монтажавтоматика", "Мегастройсервис", "Алабуга-Кедр", "Кооператор-Алабуга", "Жилсервис-черемушки" җәмгыятьләре һәм "Рубин", "Сапфир", "Стахеев" авыл хуҗалыгы предприятиеләре.

Э.Садыйкова сүзләренә караганда, физик затлар кеременә салым җыю буенча ведомствоара комиссия эшен көчәйтү һәм өстәмә керем алуга ирешү зарур.

Район башлыгы Геннадий Емельянов:

-Барлык предприятиеләрне, аерым алганда ТКХ өлкәсендә эш алып баручыларны, контрольгә алып, бурычларын каплаганга кадәр аларга акча күчерүне туктатырга кирәк. Һәрберсе аерым-аерым хисап тотсын. Әгәр җитәкче баш бирергә теләми икән, җаен табарбыз. Анда эшләргә теләүчеләр күп, - диде.

Алия Сираева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев