Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Тариф арифметикасы

Быел коммуналь хезмәтләргә - җылылык, салкын, кайнар суга тарифлар артмый, узган ел дәрәҗәсендә кала, дигәч, халык бераз җиңел сулап куйган иде.

Декабрь ае өчен фатир һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре килгәч, халыкның күзе шакмакланды: ноябрьдә җылылык өчен түләү суммасы күпләребез өчен канәгатьләнерлек булса, декабрьдә ул бермәбер артык. Кайберәүләр аны яңа ел каникулына бәйләп аңлатмакчы булды. Каникул кайда да, декабрь кайда дигәндәй, алдашу, күз томалау өчен, нинди генә хәйләгә басмый идарәче компанияләр. Күрәсең, җәен җылылык өчен түләүләр алынмагач, шушы кышкы айларда безне сыгып калмакчылар. Терәлеп торган ноябрь белән декабрь арасында шуның кадәр аерма булуына һич тә ышанасы килми, каты салкыннар булса бер хәл иде әле.

Түләү квитанцияләрендә дә халык аңламый торган тариф күрсәткечләре яисә ниндидер гигакалорийлар күрсәтелә. Гомумйорт приборлары булгач, анда гомуми кулланылган энергия, су күләме һәм бер квадрат метрга туры килә торган түләү суммасы күрсәтелергә тиеш ич.

Бу турыда Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов та ассызыклап әйтте, алга таба тагын ничек булыр, күз күрер. Ә менә түләү квитанцияләрендә аңлашылмаучанлыклар булса, гражданнар сораулары белән район башлыгы инициативасы белән оешкан махсус комиссиягә мөрәҗәгать итә ала. Ул хакимият бинасында көн саен кичке 17 сәгатьтә җыела һәм һәр гражданның соравына җавап бирә.

Быел бер гигакалорий җылылык энергиясе өчен тариф бәясе 1352 сум 70 тиен тора. Әйтик, йортның гомуми җылытыла торган мәйданы 4506,5 квадрат метрга тигез. Кулланылган җылылыкны исәпкә ала торган гомумйорт приборы 114,85 Гкал күрсәтә. Тулаем йортны җылыту өчен күпме акча китүен белү өчен, бу күрсәткечне тариф бәясенә тапкырлыйбыз (114,85× 1352,70, ул 155357,59 сумга тигез) Бер квадрат метрга күпме җылы тотылганын белү өчен, бу сумманы 4506,5 квадрат метрга бүләбез. Шулай итеп, бер квадрат метрга 34 сум 47 тиен төшә. Әйтик, 56,2 квадрат метрлы фатирга җылылык өчен 1937 сум, 21 тиен түләргә кирәк була. Дөрес, бу күрсәткеч ай саен үзгәреп тора, чөнки кулланылган җылылык күләме һава торышына да бәйле. Мәсәлән, "Гарант" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Анатолий Сидоров китергән йорт мисалыннан күренгәнчә, бу фатир хуҗасы җылылык өчен ноябрьдә 1937 сум, ә декабрьдә 2758 сум акча түләгән, ягъни бер квадрат метрны җылыту 14 сум 62 тиенгә кыйммәтләнгән...

В.Винер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев