Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ИКЪТИСАД

Японнар – “Алабуга”да

8 июньдә «Алабуга» МИЗында Рәсәй махсус икътисадый зоналарын тәкъдир итү чарасы узды.

Ул V Рәсәй-Япон инвестицион форумы кысаларында үткәрелде. Бирегә Япония хөкүмәте һәм префектурасы вәкилләре, эре милли корпорация менеджерлары килде. Безнең яктан әлеге чарада Рәсәй икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев, "ОЭЗ" ААҖ генераль директоры Олег Костин, "Алабуга" МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Япония җир тетрәүләрдән соң аякка басып килә. "Алабуга"га килүләренең төп максатлары - якын киләчәктә икътисад базарында барлыкка киләчәк яңа мөмкинлекләрне ачыклау. Шуңа күрә делегациянең төп икътисадый проектларның берсе белән кызыксынуы гаҗәпләнү тудырмый.

"Без япон инвесторларына махсус икътисадый зоналар мәйданында (бүгенге көнгә алар илдә 26 исәпләнә) бизнес алып бару, хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен уңай шартлар булдырырга әзер", - дип билгеләп үтте Рәсәй икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев. Мәсәлән, зур булмаган компанияләр уңайлыгы өчен "Алабуга" МИЗында бүген биналарны арендага бирергә әзерләр. "Тәкъдим ителә торган шартлар һәм ташламалар безнең өчен кызыклы", - диләр японнар.

Махсус икътисадый зонасында урнашу шартлары буенча һәр потенциаль резидент Рәсәйдә юридик зат буларак теркәлергә тиеш. Ә шул ук зур булмаган компанияләр эксперт комиссиясе тарафыннан бизнес-проектларының каралуын айлар буена көтәргә мәҗбүр.

"Эксперт советы киңәшмәләрне ешрак җыя алмасмы? МИЗ резидентлары булырга теләк белдергән кайбер компанияләр яртышар ел көтәргә мәҗбүр, ә бу күпмедер күләмдә бизнес өчен куркыныч", - дип сорау бирде япон бизнесы вәкилләре.

Олег Савельев әйтүенчә (ә ул икътисадый зоналарның эксперт советы рәисе дә), киңәшмә үткәрүнең ешлыгы берничек тә аерым бер расписание белән бәйле түгел. Киңәшмәләр арасындагы ара МИЗ турындагы законга нинди дә булса яңалык кертелү белән генә бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, узган елның декабрь аенда кертелгән үзгәрешләр аркасында бу елның беренче киңәшмәсе бары тик июньдә генә булачак. "Моның компанияләр өчен куркыныч булуын аңлыйбыз, тик бу Рәсәй законы таләбе. Моны җитди тоткарлаучы фактор дип уйлыйсыз икән, без заявкалар әзерләүнең башка механизмнары турында сөйләшергә һәм хәтта законга үзгәрешләр кертергә дә әзербез", - дип җаваплады РФ икътисадый үсеш министры урынбасары.

Киңәшмә ахырында кунаклар өчен МИЗ заводлары буйлап экскурсия оештырылды. Форумның беренче киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Рәсәй һәм Япония компанияләре арасында берьюлы берничә килешү төзелде. Аларның берсе - "Алабуга"да полиэфир тукыма җитештерү проекты.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев